Маяк
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
17 Май 2021, 14:15

ТУЗГАНАККА КАРШЫ КӨРӘШ БАШЛЫЙБЫЗ

Сап-сары келәм кебек тузганаклар матур, сихәте дә күп, тик ул — бик агрессив чүп үләне.Тузганакка каршы көрәшү кыен, тамыры тирән, сары йомгаклар бик тиз ап-ак шарларга әверелә һәм тирә-юньгә орлык чәчә. Шуңа аны чәчәк аттырмау — төп шарт.

Тузганакка каршы мондый эремә әзерли аласыз. 5 стакан суга 1 стакан аш серкәсе эссенциясе өстәргә. 0,5 л суга 4 чәй кашыгы лимон кислотасы салырга. Ике эремәне бергә кушарга һәм 4 аш кашыгы сыек сабын өстәргә. Әлеге эремәне тузганаклы урыннарга сиптерергә була, тик культуралы үсемлекләргә тидермәгез. 1-2 көннән тузганак корый.
Эшкәртүне көзен тагын бер кат кабатлый аласыз.чыганак
Читайте нас: