Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
3 июнь 2021, 10:54

Илеш бакчачылары, саруттан котылу юлын беләсезме?

Илеш бакчачылары, беләсезме, түтәлләрне басып җәфалаган сарутны халык чаралары белән дә җиңәргә мөмкин

Сарут - шулкадәр тиз үрчи торган үсемлек, бер-ике ай эчендә шактый киңлектәге җир участогын басып ала. Утап кына бу чүп үләненнән озак вакытка котылып булмый. Күпләр гербицидлар куллану ягын карый. Чөнки бу химик препаратлар чүп үләннәрен тамырлар белән бергә юкка чыгару мөмкинлегенә ия.
Гербицидларны культуралы үсемлекләр булмаган урыннарда файдаланырга кирәк-алар исәбенә Торнадо, Агрокиллер, Антибурьян препаратлары керә. Саруттан тыш алар ул кишәрлектән эт эчәген дә юк итә.
Әгәр сарут түтәлләрне басса, сайлап тәэсир итә торган гербицид кулланырга кирәк. Җиләк түтәлендә Лонтрел ярдәм итә. Әгәр сарут бәрәңге плантацияләрен басса, түтәлләрне Лазурит, Зенкор яки Пантера препаратлары белән эшкәртергә кирәк. Алар суган, томат кишер һәм чөгендер түтәлләрендә дә сарутны юк итү өчен билгеләнггән. Ә сарутны кәбестә, чөгендер түтәлләреннән чыгарырга уйлаганда Хакер препараты ярдәм итәчәк.
Сарутны бакчадан химикатлар ярдәмендә генә тулысынча юк итеп булмый. Халык чаралары белән дә аның белән көрәш яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен натрий гидрокарбонаты яки гадәти азык-төлек содасы-аннан нык эретмә әзерлиләр (5 литр суга стандарт пачка ) һәм аны сарут үсә торган урыннарга сибәләр
Литр суга өч аш кашыгы лимон кислотасы салып эретелгән катнашманы куллану да сарутка каршы көрәштә беркадәр яхшы нәтиҗә бирә.
60 процентлы медицина спиртын сарутныж беренче шытымнары барлыкка килгәч кулланырга мөмкин.
Куе итеп сидератлар чәчү дә саруттан котылырга ярдәм итә. чыганак
Читайте нас: