Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 сентябрь 2021, 10:00

Көзен утыртыла торган киң таралган яшелчәләр

Чәчү вакыты - сентябрь ахыры яисә октябрь башы.Тәҗрибәле бакчачылар вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.

Көзен утыртыла торган киң таралган яшелчәләр
Көзен утыртыла торган киң таралган яшелчәләр

Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү.

Бу суганның диаметры якынча 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын - 0,8 - 10 миллиметрлысын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны теләсә-кайсы базарда табып була, бәясе дә кыймәт түгел. Нигә иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк "уклары" юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз.

Суганны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар.

Чәчү вакыты - сентябрь ахыры яисә октябрь башы.
Тәҗрибәле бакчачылар вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.

Җәен суган кыягы алыр өчен ваграк башлы суган яки сеенчикның эресен утырталар. Күп яралгылы эре башлы суганның кыягы да куе була. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак.

Бу төр суганны иртә көздән утыртмыйлар, иң әйбәте - салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту. Бу вакыт эчендә үсемлекнең тамыры ныгып калсын, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсен.

Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары торф яки черемәдән торган катлам, ул 10 см калынлыкта салына. Болай чәчелгән вак суганга су сибеп торасы булмый.

Сарымсак.

Сарымсакның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында - салкыннар башланырга ай ярым кала утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.

Утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар - ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин.

Орлыкны араларында 15-20 см калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см урын кала. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 см.

Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.

Кишер.

Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин.

Кишерне орлыклар арасында 2-3 см, рәтләр арасында 20 см калдырып чәчәләр, тирәнлеге - 2-3 см.

Чөгендер.

Кишер кебек үк, бу яшелчәне дә салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел - Холодостойкая 19, Подзимняя 474 яки Бордо дигәннәре иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан "уклар" чыгара.

Чөгендерне орлык араларында 10 см һәм рәт араларында 20 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 см, моңа өстәп 3-4 см калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.

Редис.

Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт - ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк.

Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 см, рәт арасында 10 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге - 2-3 см, өстенә 2-3 см калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар.

Көздән утыртканда редис шулай ук "уклар" атарга мөмкин. Сортларына килгәндә, Софит, Красный великан, Моховский, Дунганский, Вариант, Вюрцбургский кебекләре яхшы.

чыганак

Автор:Лилия Юсупова
Читайте нас: