Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
26 март 2022, 12:26

Орлыктан чәчәкләрне ничек үстерергә?

Чәчәкләрне орлыктан үстерү җиңел эш түгел, һәркайсының үз сере бар.

Орлыктан чәчәкләрне ничек үстерергә?
Орлыктан чәчәкләрне ничек үстерергә?

Язның беренче аенда көннәр җылыта, кояш та яктырак карый башлый. Язгы матур көннәр башлану белән хуҗабикәләргә “Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?” дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчәккә төренсен өчен үсентеләр үстерү юлларын хәзер үк уйларга кирәк.

Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, канәфер, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния кебек чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була.

Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 11-13, 16, 17, 19-24, 29- 31.

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 6-8, 19-26, 29-31 март иң яхшы көннәр санала. Ә менә 1, 2, 3, 18 март чәчү өчен уңышсыз көннәр булачак.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: