Роза күгәреге бик куркыныч авыру. Ул читтән утырту материалы, туфрак яки янәшәдә үскән ташландык гөлҗимеш куакларыннан күчергә мөмкин.
Гөмбә споралары, үсемлекнең өслегенә эләккәч, аның тукымаларына үтеп керә һәм мицелий барлыкка китереп, анда тиз рәвештә үсеш ала. Аны контактлы препаратлар белән чыгару мөмкин түгел. Үсемлек эченә үтеп керүче һәм анда үскән гөмбәләрне юкка чыгаручы системалы чаралар кирәк.
Роза күгәреге ел саен арта һәм куакларның көчсезләнүенә китерә.
Авыру билгеләре үсемлекләрнең җир өстендәге барлык органнарында да күренә. Беренче симптомнар яшь үсентеләрдә, яфракларда һәм чәчәк бөреләрендә кызыл-сары таплар рәвешендә, күп кенә вак кара сөял булып билгеләнә, алардан сусыл тамчылар бүленеп чыга. Соңрак бу таплар урынында зур кызыл-сары төстәге формалар барлыкка килә, алар цеома дип аталган гөмбә спорасы тибы булып тора. Зарарлану арткан саен ботакларда җәрәхәтләр барлыкка килә, алар сабакны көчсезләндерә яки киптерә. Авыруның көчле үсеше яз һәм җәйдә озакка сузылган салкын һәм дымлы һава торышы булганда күзәтелә.
Әгәр дә роза куакларында күгәрек билгеләре барлыкка килсә, беренче чиратта, зарарланган сабакларны мөмкни кадәр кисәргә кирәк. Коелган яфракларны җыегыз. Куак тирәсендәге җирнең өске катламын алыгыз. Аларны компост өеменә салмагыз. Бар нәрсәне җыеп, капчыкка салыгыз, чүп-чарга ташлагыз яки яндырыгыз.
Яз башында ялангач сабакларга һәм куак тирәсендәге туфракка бер процентлы бакырлы фунгицид сибегез. Көзен өч процентлы тимер купорос эремәсе белән ботакларны һәм туфракны эшкәртергә.
Җәй көне ике тапкыр (чәчәк атканчы һәм чәчәк атканнан соң) розага бордо сыеклыгы эремәсе сиптерегез.Үсемлек сатып алганда күгәреккә чыдам сортларны сайлагыз.
Айзат МУЛЛАГАЗИЕВ, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.