Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 сентябрь 2023, 10:00

“Һәр үсенте игътибар таләп итә”

Югары Яркәйдә яшәүче Данил Шәһабетдинов бакчасында 80 нән артык сорт виноград үстерә. Безнең районда җир кадерен белеп эш оештыручы - кыяр-помидордан, җиләктән мул уңыш алучылар күп икәнен беләбез. Әмма виноград үстерергә алынучылар сирәктер. Югары Яркәйдә яшәүче, мәгариф тармагына 37 еллык хезмәт юлын багышлаган Данил Шәһабетдиновны күпләр яшьләр арасында хәрбипатриотик тәрбия эше алып барган югары категорияле укытучы дип белсә, гәзит укучыларга бүген мин аны виноград үстерү остасы, бакчачы буларак тәкъдим итәм. “Әтием 1987 елда виноград үстерә башлады, минем дә кызыксынуым булгандыр инде. 10 ел элек үзем дә Югары Яркәйдә яшәүче Сәлимҗан Муллаяновтан, Кушнаренко питомнигыннан беренче үсентеләрне алып, үрчетеп җибәрдем. Бүгенге көнгә виноградның 80нән артык төре үсә бакчабызда. Язгы чорда артканын халыкка да реализациялибез”, -ди Данил Хәнәфи улы.

“Һәр үсенте игътибар таләп итә”
“Һәр үсенте игътибар таләп итә”

Бакчаларында ниләр генә үстермиләр Шәһабетдиновлар: чәчәкләр, яшелчәләр, алмагач, чия, груша, слива, виноград, кура җиләге, карлыган, төрле-төрле җиләкләр... Һәркайсының берничәшәр сорты биредә. Сынаулар һәм хаталар юлы белән Данил Хәнәфи улы виноград үстерү серләренә өйрәнә. Әйе, үз бакчаңда үскән сусыл, тәмле исле виноградны кибеттән сатып ала торганы белән чагыштырып та булмый. Бакчачы билгеләвенчә, виноград башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла. -Үзең үстергәч, яратып эшләгәч, шатлыгы да, файдасы да күбрәк була, - диләр Эльмира һәм Данил Шәһабетдиновлар.

Виноград – гаять тәмле һәм кеше организмы өчен файдалы җимеш, ул лиана сыман күпьеллык үсемлек. Дубовский Розовый, Кишмиш Велес, Памяти учителя, Юпи-тер, Мальчик-спальчик сортларының үсентеләрен Краснодар өлкәсеннән, Башкортстандагы Павловка авылыннан ышанычлы бакчачылардан алып, аларның киңәшләренә таянып үстергән. Моннан тыш, Башкирский ранний, Мускат Катунский, Памяти Домбковской, Кодрянка, Александр, Жемчуг Сабо, Байконур һ.б. сортлар мул уңыш белән сөендергән. “Безнең шактый салкын кышны да виноградның аерым сортлары яхшы чыга, әйбәт үсә һәм республикада үсүче күп кенә җиләк-җимеш кебек үк югары уңыш бирә. Памяти Учителя сорты тәлгәшенә 1 килограмм бирүе белән таң калдырды”, -ди Данил Хәнәфи улы.

Райондашыбыз төрле агач куакларын бер-берсенә ялгап тәҗрибәләр үткәрергә дә ярата. Әйтик, 5-6 елга бер генә тапкыр уңыш бирә торган виноградның чыбыкчаларына берничә төрлесен ялгап, бер агачта өч-дүрт төрле сорт югары уңыш бирә икән.

Данил Хәнәфи улы арытаба да сортларны арттыру нияте белән яна, киләчәккә зур өметләр баглый. Җимеш агачларының мул уңыш китерәчәгенә ышанып, җиң сызганып эшли ул. Оста бакчачыга уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калам.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: