Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
12 август 2025, 15:12

Виноград үстерүчедә кунакта

Бүген бер төркем өлкән буын вәкилләре Югары Яркәйдә яшәүче Данил һәм Эльмира Шәһабетдиновларның бакчасында кунакта булып кайтты.

Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта

Бакчаларында ниләр генә үстермиләр: чәчәкләр, яшелчәләр, алмагач, чия, груша, слива, виноград, кура җиләге, карлыган, төрле-төрле җиләкләр...

Монда виноградның нинди генә сорты үстерелми: Дубовский Розовый, Кишмиш Велес, Памяти учителя, Юпитер, Мальчик-спальчик сортларының үсентеләрен Краснодар өлкәсеннән, Башкортостандагы Павловка авылыннан ышанычлы бакчачылардан алып, аларның киңәшләренә таянып үстергән. Моннан тыш, Башкирский ранний, Мускат Катунский, Памяти Домбковской, Кодрянка, Александр, Жемчуг Сабо, Байконур һ.б. мул уңыш белән сөендерә.

Бакчачы билгеләвенчә, виноград башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла.Виноград -гаять тәмле һәм кеше организмы өчен файдалы җимеш, ул лиана сыман купьеллык үсемлек.

Ветеран-укытучы оста итеп кәрзиннәр дә үрә, умартачылык белән дә шөгыльләнә.

Д. Шәһабетдинов кунакларга виноград үстерү буенча мастер-класс күрсәтте.

Чара ахырында бар кеше быелгы бал белән чәй эчте.

Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Виноград үстерүчедә кунакта
Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас