Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
4 июль 2019, 15:00

Аттракцион җимерелеп төшкән

Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә “Очучы тәлинкә” аттракционы тамашачыларның күз алдында җимерелеп төшкән

Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә “Очучы тәлинкә” аттракционы тамашачыларның күз алдында җимерелеп төшкән. Бу вакытта аттракционда сигез кеше булган. Җиде метрлы биеклектән килеп төшеп, 20 яшьлек кыз һәлак булган. Аттракцион март аенда кулланылышка тапшырылган булган. Әлеге вакытта Джизак прокуратурасы тикшерү эше ачкан. Кызганычка каршы, аттракционнарда фаҗигаләр артканнан-арта. Күптән түгел Сәмәрканд шәһәрендә дә карусельдан бер кыз чыгып очкан булган, бәхеткә, ул исән калган. + Мәскәүнең “Сокольники” паркында исә үткән атнада гына балалар бер аттракционда башлары белән аска карап эленеп калганнар һәм җиргә килеп төшкәннәр. Бер баланың мие селкенгән, икенче бер кыз аңын югалткан.
Чыганак: Яңалыклар Mail.Ru
Читайте нас: