Ун мең сумга кадәр ришвәт биргән һәм алган кешегә 200 мең сумга кадәр яисә 90 көнлек хезмәт хакы күләмендә штраф, 12 айга кадәр холык төзәтү эшләре, 24 айга кадәр ирекне чикләү һәм 12 айга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Вак ришвәтчелек өчен җаваплылыктан котылып була. Моның өчен ришвәт бирүче җи-наятьне ачуда тикшерүгә актив ярдәм итәргә, шулай ук, хокук саклау органнарына ришвәт бирүе турында үзе хәбәр итәргә тиеш.
Вазыйфалы кешегә нинди җаваплылык каралган?
РФ Җинаять кодексының 290 мәддәсе буенча, ришвәт алган вазыйфалы кешегә 1 миллион сумга кадәр яисә 24 айлык хезмәт хакы күләмендә штраф, 1-2 ел холык төзәтү эшләре, 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр, 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү (штраф белән яки аннан башка) яный. Бу вак ришвәт алган өчен.
Әгәр дә вазыйфалы кеше 25 мең сумнан күбрәк ришвәт ала икән, аңа 200 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр яисә ярты ел-ике еллык хезмәт хакы күләме кадәр штраф салына. Яисә акчалата бүләкнең 30 тапкырдан алып 60 тапкырга кадәр арттырылган суммасы күләмендә штраф яки 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Ришвәт күләме арткан саен җәза да катгыйлана.
Мондый тәҗрибә бар. Әгәр дә ришвәт биргән кеше ирекле рәвештә хокук саклау органнарына килеп ришвәт бирүдә гаебен танып гариза язса, полициягә бу эшне ачарга ярдәм итсә, вазыйфалы кешенең аңа басым ясап, ришвәт даулавын дәлилләсә, җәзадан качып котылырга мөм-кин.
ЮХХДИ хезмәткәренә акча “төртәсең” икән...
Күпләр РФ Җинаять кодексының 291 мәддәсенә игътибар итми. Әгәр дә сез ришвәт өчен ЮХХДИ инспекторына гына җәза яный дип уйласагыз, ялгышасыз. Мондый хокук бозу өчен транспорт чарасы водителенә дә җаваплылык каралган. Әйтик, сез 25 мең сумга кадәр ришвәт бирдегез икән, моның өчен инспекторга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янаса, ришвәт биргән кешегә 500 мең сумга кадәр штраф һәм 2 елга кадәр төрмә срогы яный.
Ришвәт күләме арткан саен җәза да катгыйлана.