Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
24 июль 2019, 21:00

Түрәләрне арттырырга җыенмыйм

Радий Хәбиров җирле түрәләр эше хакында үз фикерләрен әйтте.

Радий Хәбиров җирле түрәләр эше хакында үз фикерләрен әйтте. Журналистлар белән очрашуда бүгенге структурадан канәгать булуын белдерде. Гамәлдәге структурада нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсә, Радий Фәрит улы бу үзгәрешләр бары тик “косметик” булачак дип вәгъдә бирде.
Хәтерегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров килү белән Башкортстанда кадрлар алмашынуы күзәтелде.
“Республика Башлыгы хакимиятендә мин кадрлар буенча үзгәрешләр керттем. Берничә урынбасарны алмаштырдым. Ягъни, Хөкүмәт аппаратында да, Башлык хакимиятендәге үзгәрешләр дә 5%тан артмады”, - ди төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров белән үткән матбугат конференциясендә журналистлар Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов сәясәткә кайту-кайтмавы хакында сорау бирде.
“Мортаза Гобәйдулла улы өчен бер вазифа да юк, ул республиканы ясаган кеше, бу статустан югары бер урын да юк”, - диде Радий Фәрит улы.
Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе Мортаза Гобәйдулла улы белән дустанә мөнәсәбәттә булуын сөйләде:
- Без аның белән даими күрешеп торабыз. Аның һәрчак бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуы мине шаккатыра. Кайдадыр Мортаза Гобәйдулла улы мине шелтәли, кайсыдыр очракларда киңәшләр бирә, бәхәсләшеп киткәнебез дә бар. Әмма күп нәрсәгә безнең карашларыбыз – уртак. Аллага шөкер, мәчет төзелеше буенча катлаулы сорауларны хәл иттек”, – дип төгәлләде сүзен Радий Фәрит улы.
чыганак: матубагат ру
Читайте нас: