Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
25 июль 2019, 22:02

Балалар бакчасыннан 5 яшьлек кызны урлап киткән

Мари Эл республикасында сәер җинаять теркәлгән.

Мари Эл республикасында сәер җинаять теркәлгән. Балалар бакчасыннан билгесез бер зат 5 яшьлек баланы урлап качкан. Иң аптыратканы – ир бала белән дә, аның туганнары белән дә таныш булмаган. Кыскасы, җинаятьнең сәбәпләре билгесез. Балага карата бернинди көчләү гамәлләре кулланып өлгермәгән – полиция хезмәткәрләре аны тиз арада кулга алганнар.
Юл-патруль хезмәте полицейские Константин Роженцов вакыйга турында түбәндәгеләрне сөйләде:
- Полиция бүлегендә безне җыеп, җинаятьчегә ориентировка тараттылар. Посёлок буйлап эзләдек, иң “берәдәк” урыннарны да урадык. Анда кечкенә буа да бар. Анда еш кына яшьләр җыела. Без сөйләшкән тавышлар ишеттек, сукмак буйлап барсак, анда без эзләгән ир.
Җинаятьче безнең кем икәнлекне дә аңлап өлгермәде. Мин үзем тиз генә кыз баланы алдым да машинага таба йөгердем. Напарнигым иркәй белән калды.
Шок хәлендәге кыз бала еламаган, бу ирне ул бөтенләй белмәгән. Мин ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым, үземнең киемнәрем белән өстен яптым, кыз бик нык күшекән иде.
Кыз баланы ияртеп алып киткән 44 яшьлек чит иргә һәм аны күрмәгән балалар бакчасы хезмәткәрләренә карата берничә җинаять эше ачканнар.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: