Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
1 гыйнвар 2021, 02:00

Безгә укырга килегез

Мәктәпкә укырга керү – бала һәм ата-аналар өчен мөһим, дулкынлы һәм җаваплы вакыйга. Шуңа күрә аларны мәктәпкә алдан әзерләргә кирәк.

Мәктәпкә укырга керү – бала һәм ата-аналар өчен мөһим, дулкынлы һәм җаваплы вакыйга. Шуңа күрә аларны мәктәпкә алдан әзерләргә кирәк.
Бу уңайдан Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә тәүге тапкыр белем учагы бусагасын атлап керүче кызлар һәм малайлар өчен «Беренче сыйныф мәктәбе» дип исемләнгән занятие оештырыла. Әлеге чара баланың башлангыч мәктәптә белем алуга әзерлеген, үсешен билгеләргә, аларның адаптация процессын тизләтергә булышлык итә.
Сезгә ярдәмгә ягымлы һәм таләпчән, талантлы һәм инициативалы, үз һөнәрләренә тугры булган, иң мөһиме, балаларны яраткан педагоглар ярдәмгә килер. Белем бирү «Перспектива» укыту программасы буенча алып барылачак. Программаның төп бурычы – баланың шәхси үзенчәлекләре нигезендә тулысынча үстерү.
Булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, сезне киләсе 2019 елның 19 гыйнварында 10.00 сәгатьтә шимбә мәктәбен ачу тантанасына чакырабыз. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 8-347-62-5-17-41.
Читайте нас