Агымдагы елның 11 октябренә кадәр район территориясендә «Мәк» оператив профилактик операциясе үткәрелә.
Ул наркотик средстволарының законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау, кисәтү буенча эшчәнлекне активлаштыру максатында уздырыла. Район территориясендә киң кулланыла торган төре - киндер (каннабис), мәк. Киндердән (наркотик) - анаша, марихуана, гашиш һ.б., мәктән опий, мәк саламы эшләнә.
Наркотиклы, яки психотроп матдәле, яки аларның прекурсорлары булган үсемлекләр үстергән өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган.
Райондашларга шуны җиткерәбез: район территориясендә наркотик средстволарны таратучылар яки кулланучылар булса, «Ышаныч телефоны»на 8-937-16-40-406 номеры буенча шалтыратып, хәбәр итүегез сорала. Конфиденциальлелек гарантияләнә.