Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
1 гыйнвар 2021, 02:00

Янгыннардан сак булыгыз!

Башкортстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Дюртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлекчәсенең Баш идарәсе (арытаба-бүлек) мәгълүматлары буенча узган 2018 елда район территориясендә барлыгы 23 янгын чыгып, аларда 2 кеше травма алган, кеше үлеме теркәлмәгән. 2017 ел белән чагыштырганда, янгыннарда җәрәхәтләнгәннәр саны икегә артык.

Узган елда янгыннарның апрель аенда 1 очракка (2017елда -1), июль аенда 1(3), сентябрьдә -3 (3), октябрьдә -1 (3кә), декабрьдә 1 очракка (4) артуы теркәлгән.
Янгыннар саны мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм җайланмаларны бозу ( 2 очракка артык), ут төртү (1), яшен разряды (1) аркасында килеп чыкты.
Янгыннарда гражданнарның ишегалды-корылмаларына (2 очракка артык) зыян килде.
Череккүл авыл советы авыл биләмәсе буенча - өч, Андреевка, Исәмәт, Ишкар, Кадер, Рсай авыл советы авыл биләмәләре буенча янгыннар саны берәр очракка артык күзәтелә.
Янгыннарның төп өлеше торак секторга туры килә. Шул ук вакытта, фаразланучы уңайсыз климат шартлары башлану белән, температураларның сезонлы рәвештә кабатлануы чорында янгын куркынычы арту көтелә. Шул рәвешле, янгын хәвефсезлегенә игътибарлы булырга кирәк.
Янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү - ул сезнең иминлек, сезнең тормышыгызның һәм якыннарыгызның тормышы нигезе!
Читайте нас