Маяк
-15 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
1 гыйнвар 2021, 02:00

Юлларда сак булыгыз!

Кышкы каникуллар алдыннан һәм вакытында, 17 декабрьдән алып, 2019 елның 11 гыйнварына кадәр район территориясендә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үтә.

Кышкы каникуллар алдыннан һәм вакытында, 17 декабрьдән алып, 2019 елның 11 гыйнварына кадәр район территориясендә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үтә. Аның максаты һәм бурычы: балалар травмасын профилактикалау, аларны һәм яшүсмерләрне юлларда хәвефсез йөрү алымнарына күнектерү, юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлылык тәрбияләү.
Агымдагы елда республика буенча 4184 юл-транспорт фаҗигәсе теркәлеп, шуның 440ы балалар катнашлыгында. Анда 5233 кеше тән җәрәхәте алса, 529 ның гомере өзелә һәм шуларның 20се – сабыйлар. Район буенча 33 авария теркәлеп, 44е тән җәрәхәте алды, 8е мәрхүм булды.
Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатында аңлату эшләре алып бару зарури. Балада бәләкәйдән үк юлда игътибарлы, күзәтүчән һәм сакчыл булуны тәрбияләү мөһим. Сабый автомобильнең хәвефле булуын белергә тиеш. Аңа юлны махсус “зебра” билгесе буйлап, башта тирә-якны карап, транспорт юклыгын күргәч кенә чыгарга кирәклеген аңлату мөһим. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, һәлакәтләр булмас. Юлларда сак йөрегез!
Читайте нас