Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
24 декабрь 2021, 17:30

Корал саклык таләп итә!

«Корал турында»гы 150 нче Федераль закон корал әйләнеше вакытында, шул исәптән Россия Федерациясе территориясендә дә, барлыкка килә торган хокукый мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Корал саклык таләп итә!
Корал саклык таләп итә!

Күрсәтелгән законның 22 маддәсе белән гражданнар һәм хезмәт коралын, аңа патроннарны саклау корал әйләнеше өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органында яки аның территориаль органында корал саклау һәм йөртү рөхсәтен алган юридик шәхесләргә һәм гражданнарга рөхсәт ителә.
Корал хәвефсез сакланышны тәэмин итәрлек, чит шәхесләр кулы җитмәслек шартларда сакланырга тиеш, таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәвефсезлекне тәүлек буе саклау белән генә тәэмин итәргә мөмкин. Әгәр сейф бар, әмма сакланмый икән, аны ачу – сейфны саклау классы билгеләгән вакыт мәсьәләсе генә. Кисеп ачу технологиясендә заманча коралның мөмкинлекләре зур һәм ишек, йозак, пыяла, койма, рәшәткә кебек техник чаралар гына милекне ышанычлы саклауга мөмкинлек бирми.
Шул ук вакытта корал хуҗаларында барсында да сейфлар түгел, ә кисеп ачуга кар-шы тора алмый торган металл шкафлар (тартмалар) урнаштырылган. Тикшерелә торган «җайланма» сейф булуын раслау өчен тиешле сертификат булырга тиеш.
Корал иясе булган гражданнарга аның әйләнеше кагыйдәләрен үтәү мөһим.
Үз-үзеңне саклау коралының күпчелеге автотранспорттан урлана, чөнки ул караучысыз кала, шул рәвешле, аны саклау кагыйдәләре бозыла. Корал әйләнеше кагыйдәләрен бозу административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә.
Хуҗа тарафыннан коралны саклау, йөртү һәм транспортлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 20.8 ст. 4.3 өлеше нигезендә административ җаваплылык бирелә. Аның нигезендә коралны конфискацияләү белән 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф яки коралны сатып алу, саклау яки йөртү хокукыннан бер елдан алып өч елга кадәр мәхрүм итү каралган. Әйтик, утлы коралын сакламаган, аны башка шәхес куллану өчен шартлар тудырган, кеше үлеме яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, РФ Җинаятьләр Кодексының 224 ст. 1нче өлеше, ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамәл 2нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгын күздә тота.
Законсыз әйләнешкә эләккән корал югары хәвеф предметы булып тора һәм җинаять кылу өчен файдаланыла ала. Бу гражданнарның җәмәгать куркынычсызлыгы һәм иминлеге торышына бик тискәре йогынты ясый.

Илшат Шәрифуллин,
Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: