Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
28 декабрь 2021, 10:00

Бәйрәмнәребез хәвефсез үтсен

Район буенча быел 61 янгын чыгып, 2 кеше һәлак булды. Агымдагы елның 24 декабрендә Андреевка авылында булган янгын нәтиҗәсендә күп балалы гаилә йортсыз калды.

Бәйрәмнәребез хәвефсез үтсен
Бәйрәмнәребез хәвефсез үтсен

Статистика буенча гыйнварның беренче декадасында тәүлеклек янгыннар саны - 2, аларда кешеләрнең гомере өзелүе 3 тапкырга арта.
Яңа елны бәйрәм итү чорында ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне дөрес кулланмау һәм пиротехника әйберләрен кул-лану кагыйдәләрен бозу-янгын фаҗигасенең төп сәбәпләре булып тора. Еш кына чыршыны декабрь уртасында урнаштыралар һәм Иске Яңа елдан соң гына җыештыралар. Бу вакыт эчендә чыршы тулысынча корый һәм тиз янып китүчән була. Бенгаль утларыннан чыккан кечкенә очкын, петарда, мамык яки төзек булмаган гирляндадан чыршы шунда ук янып китәргә мөмкин.
Фейерверкларны эшләтеп җибәргәндә завод инс-трукцияләрен төгәл үтәргә кирәк. Бигрәк тә балалар кулында пиротехник эшләнмәләр куркыныч. Ата-аналар, шулай ук барлык өлкәннәр дә бу эшләнмәләрне контрольсез кулланырга тиеш түгел.
Янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, “01” – стационар, “112” кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз.

Заһит Шәйхетдинов,
18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы.

Фото ачык чыганактан алынды

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: