Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
10 гыйнвар 2022, 10:00

Игътибар: балалар!

02 хәбәр итә

Игътибар: балалар!
Игътибар: балалар!

Дәүләт автоинспекциясе 14 гыйнварга кадәр “Игътибар: балалар!” дигән профилактик чара игълан итте. Аның төп максаты - юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп, балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү.
Әлеге чара кысаларында юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең шәхси составы автотранспорт водительләре белән әңгәмәләр үткәрү һәм аларның игътибарын урамнарда, белем бирү учреждениеләренә якын урыннарда балалар һәм яшүсмерләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтү бурычын куйды. Юл - патруль хезмәте постлары да башлыча мәктәпләр һәм балалар күп җыела торган урыннарда дежурлык итәчәк. Билгеләнгән кагыйдәләр бозылган очракта гаеплеләргә кисәтүләр ясалып, тәртип бозучылар белән әңгәмәләр уздырылачак. Балигъ булмаган балаларны утыртып йөрүче водительләр тарафыннан кагыйдәләр бозылган очракта, аларга карата юл хәрәкәте инспекторлары аеруча катгый чаралар күрәчәк.

Гөлнара Әлтапова,
ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы,
полициянең өлкән лейтенанты.

Фото: ачык чыганак

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: