Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
7 февраль 2022, 16:00

Мошенниклардан сак булыгыз!

Районда мошенниклардан шалтыратулар ешайды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңлатуынча, криминаль элементлар кармагына һәркем эләгә ала. Берничә иң популяр мошенниклык схемасын карап үтик.

Мошенниклардан сак булыгыз!
Мошенниклардан сак булыгыз!

Телефон шалтырый. Әңгәмәдәш үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныта һәм улыгызның (кызы, ире) юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан яки кешене бәрдергән, дип белдерә. Сөйләшү барышында корбан туганының исемен үзе әйтә. Аннары паникага бирелә, шул рәвешле, мошенникларга юл ача. Ялганчы хәтта трубканы туганына бирергә мөмкин, әмма озак сөйләшергә ирек бирмәячәк. Әгәр бу этапта кешене ялгыштыра алсалар һәм ул ышана башлый икән, аңа күпмедер күләмдә акча түләргә тәкъдим итәләр. Әгәр алар сораган сумма юк икән: «Ә сездә күпме бар?» – дигәне яңгыраячак. Нәтиҗәдә, мошенник тәкъдим ителгән акчага риза була.
Банк картасы мәгълүматлары ярдәмендә исәптәге булган бөтен суммадан мәхрүм ителергә мөмкин. Әйтик, банк хезмәткәреннән бездә карта блокировкаланган дип, шалтырату яки СМС килә. Сөйләшү барышында сез үзегез кирәкле мәгълүматларны әйтеп саласыз яки банкомат янында мошенникларга кирәкле манипуляция ясыйсыз.
Еш кына зыян күрүчеләр үзләре, паникага бирелеп, кирәкле мәгълүматны әйтеп, җинаятьчеләрнең ярдәмчеләре була. Кайчагында акчаны өлешләтә кайтарып була, сирәк очракта, бөтен сумманы да. Банклар аша акча күчерү процессы катлаулы булырга мөмкин, вакыт таләп итә. Сез оператор аша операцияны туктатуны сорый аласыз, әмма бу бик сирәк килеп чыга.
Мобиль телефоннардан башка, караклар дуслары-гызның яки танышларыгызның социаль челтәрләре аккунтына кереп, аның аша, акча талау максаты белән, мәгълүматлар алырга мөмкин.
Ел дәвамында без-
нең район террито-риясендә 20 мошен-никлык очрагы теркәлде.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге гади киңәшләрне үтәү сезгә үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга ярдәм итәчәк, дип искәртә. Әгәр сезгә шалтыраталар яки таныш булмаган кешеләр килә икән, алар сезнең турында нәрсә дә булса белә икән, мөгаен, алар мошенниклар.
Уяу булыгыз, куркытуга бирешмәгез. Мотлак рә-вештә туганнарыгызга элемтәгә чыгыгыз.
Беркайчан да банк карталарын чит кешеләргә хәбәр итмәгез.
Үз акчаңны саклап калу өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- Теләсә кайсы товар сатып алганда яки хезмәт күрсәткәндә банк картагызның конфиденциаль мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгез, картаның PIN-кодын һәм СVV2-кодын, шулай ук аның гамәлдә булу вакытын һәм шәхси мәгълүматларын хәбәр итмәгез. Акча күчерү өчен сезнең 16 санлы номерны атау да җитә. Банк картасы белән эш иткәндә таныш булмаган шәхесләрнең күрсәтмәләрен үтәмәгез.
Өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән аңлату эшләре үткәрегез, аларга чит һәм билгесез кешеләргә конфи-денциаль мәгълүматны сөйләргә ярамавын аңлатыгыз.
Гөлнара Әлтапова,
ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: