Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Игътибар!
26 апрель 2022, 11:53

Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез

Язгы-җәйге янгын хәвефсезлеге чоры җитте.

Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез
Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез

Язгы-җәйге янгын хәвефсезлеге чоры җитте. Әлеге вакыт чүп-чарны, коры үлән үсентесе яндыруга бәйле янгыннарның артуы белән характерлана. Шул уңайдан Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге һәм Башкортстан Республикасы буенча Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең күзәтү һәм профилактик эшләр бүлеге ут белән эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерә.

Әгәр дә штрафка тарттырылырга теләмәсәгез якын объекттан (биналар, корылмалар, ачык склад, эскертләр) кимендә 50 метр ераклыкта - ылыслы урманнан һәм 30 метрдан да кимрәк ераклыктан яфраклы урманнан учак якмагыз. Моның өчен (административ хокук бозулар турындагы Русия Федерациясе Кодексының 20.4 статьясы нигезендә) 2-3 мең сум штраф каралган. Әгәр сезнең саксызлык аркасында янгын чыга икән, аның суммасы 5 мең сумга кадәр артачак, шулай ук күрелгән зыянны каплатырга туры киләчәк.
Үз участогыгызда чүп-чар яндырып, учак ягу да ярамый. Ботакларны һәм үлән калдыкларын бары мичкәдә яки махсус җиһазландырылган чокырда гына яндырырга кирәк. Шул ук вакытта көнкүреш чүп-чарын яндыру катгый тыела.

Ачык уттан файдалану урыны чокыр рәвешендә 0,3 метрдан да ким булмаган һәм диаметры 1 метрдан да артмаган булырга тиеш. Бу, шулай ук, янмый торган материаллардан 1 куб.метрдан да артмаган сыеклык савытын өстән тулысынча ябарга мөмкинлек бирүче металл кисәге белән урнаштырылган корылма булырга мөмкин. Якындагы территориядә 10 метр радиуста коры агачлар һәм үләннәр һәм башка ягулык материаллары булырга тиеш түгел. Ут ягу урыны тирәсендә җиргә кадәр чистартылган, киңлеге 0,4 метрдан ким булмаган саклагыч полоса эшләргә кирәк. Ачык ут белән булышучы шәхес беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгын сүндерү бүлекчәсен чакыру өчен телефон белән тәэмин ителергә тиеш.
Әгәр сез үз участогыгызда шашлык әзерләргә уйласагыз, билгеләнгән кагыйдәләргә таяныгыз. Мангалларны корылмалардан 5 метрдан да якынрак булмаган ераклыкта урнаштырыгыз һәм хәвефсез зона әзерләгез —кабынып китәргә мөмкин булган бар нәрсәне (коры ботаклар, яфраклар һ.б.) ким дигәндә, мангалдан 2 метрга җыеп куегыз.
Тулысынча сүнеп бетмәгән учакны караучысыз калдыру тыела. Аның урыны җир (ком) белән күмелергә яки су сибелергә тиеш.

Артур Галин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: