Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
27 июль 2022, 10:23

Суда хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлсен

Көтеп алынган җәй җитү белән йөзләгән кеше сулыкларга ял итәргә омтыла

Суда хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлсен
Суда хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлсен

Көтеп алынган җәй җитү белән йөзләгән кеше сулыкларга ял итәргә омтыла. Су - ялдан максималь ләззәт алырга һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Әмма шул ук вакытта ул югары куркыныч чыганагы да.

Статистика күрсәтүенчә, безнең илдә ел саен су кергәндә 10 меңнән артык кеше гомере өзелә. 100 000 кешегә 8-10 кеше үлә.

Бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу белән генә түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда коену аркасында да килеп чыга.

Шуны истә тотарга кирәк: су керү бары тик төзекләндерелгән пляжларда гына хәвефсез. Анда куркыныч урыннар тиешенчә билгеләнә, ял итүне коткару станцияләре яки постлар хезмәткәрләре саклый.

Су коенганда йөзү чиген күрсәтүче буйкалардан ары йөзәргә кирәкми, чөнки алга таба чокырлар, көчле агымлы урыннар булырга мөмкин.

Кайберәүләрнең үз осталыкларын күрсәтеп, ярдан еракка йөзеп, тыелган районнарда коенып, таныш булмаган урыннарда суга сикерү очраклары да аз түгел.

Үз көчегезне белеп бетермичә, еракка йөзмәгез, шуңа күрә, арыганлыкны сизү белән, югалып калмагыз, ярга тизрәк йөзәргә омтылмагыз. Аркага әйләнгәч, суда үз-үзеңне кул һәм аякларның җиңел хәрәкәтләре белән тотып, ял итәргә кирәк.

Әгәр дә су әйләнешенә эләгәсез икән, үпкәгезгә күбрәк һава сулап, суга чумыгыз, көчле ыргылыш эшләп, йөзеп чыгыгыз.

Агымга эләксәгез, көрәшмәгез. Агым ягына йөзегез, акрынлап, ярга таба якынаегыз.

Әгәр дә якында җиһазландырылган пляж булмаса, каты комлы, төбе чүпләнмәгән, куркынычсыз урын сайларга кирәк.

Беркайчан да җиһазландырылмаган урыннарда суга сикермәгез. Югыйсә, башыгызны таш яки башка предметка бәреп, аңыгызны югалтырга мөмкин.

Суда үз-үзеңне тоту чараларын тайпылышсыз үтәү генә бәлане кисәтергә мөмкин.

 

 

Артур Галин,

Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: