Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
27 июль 2022, 10:20

Яшен вакытында сак булыгыз

Күк күкрәү вакытында төп куркыныч – куәтле электр разрядларына ия булган яшен. Алар югары көчәнешкә, йөзләгән мең амперага һәм бик югары - 25 мең градуска кадәр температурага ия

Яшен вакытында сак булыгыз
Яшен вакытында сак булыгыз

Күк күкрәү вакытында төп куркыныч – куәтле электр разрядларына ия булган яшен. Алар югары көчәнешкә, йөзләгән мең амперага һәм бик югары - 25 мең градуска кадәр температурага ия.

Яшен төре буенча линияле, энҗе һәм шарлыга бүленә. Аның сугуы параличка, аңны югалтуга, сулыш һәм йөрәк тукталышына китерергә мөмкин. Әлеге куркыныч табигый күренешнең корбаны булмас өчен, яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Еш кына яшен ачык урыннарда яки ялгыз басып торган агачка, сирәгрәк бинада һәм урманда суга. Шуңа күрә яшен фронты якынлашканда алдан ук туктарга һәм хәвефсез урын эзләргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез өйдә булсагыз, электр үткәргечкә, антенналарга якын килмәгез, тәрәзәләрне ябыгыз, телевизор, радио һәм башка электр-көнкүреш приборларын сүндерегез һәм металл әйберләргә кагылмагыз. Шәхси йортта яшен вакытында янучы мич аеруча куркыныч тудыра, чөнки торбадан чыккан төтен югары электр үткәргечкә ия һәм электр разрядын үзенә җәлеп итә ала. Йортта җил йөрмәсен, тәрәзәләрне, төтен юлларын тыгызлап ябыгыз, электр приборларын линиядән ычкындырыгыз, тышкы антеннаны аерыгыз, тәрәзә, мич, камин, массив металл әйберләр янында, түбәдә тормагыз.

Урманда булганда куе ботаклы биек булмаган агачлар арасында ышыкланыгыз. Яшен вакытында зур аланда, су ага торган урыннарда булу хәвефле.

Биек, ялгыз агачлар янында тормагыз, аларның кәүсәсенә таянмагыз, менмәгез. Учак янында да торырга киңәш ителми.

Ачык җирлектә яшенле яңгырлардан коры чокырлар, канаулар, чокыр-чакырларда качыгыз. Әгәр анда су тула башласа, аннан китегез. Биектә тормагыз. Тимер коймалар, электр үткәргеч линияләренә һәм чыбыкларга таянмагыз, яланаяк йөрмәгез, ташландык ялгыз баракларда яки сарайларда качмагыз. Спорт уеннарын һәм хәрәкәт итүне туктатып, яшеренү ягын карагыз.

Яшен вакытында су кермәгез, сулык янына бармагыз, көймәдә йөзмәгез. Әгәр суда торасыз һәм яшеннең якынаюын күрәсез икән - кичекмәстән ярдан чыгыгыз. Яр буе куакларында качып калырга тырышмагыз.

Әгәр яшен вакытында автомобильдә каласыз икән, аннан чыкмагыз. Тәрәзәләрне ябыгыз һәм радио кабул итү җайланмасының антеннасын ычкындырыгыз. Хәрәкәт итүне туктатыгыз, яшен үткәнен юл читендә яки автостоянкада көтегез. Ә менә велосипед һәм мотоцикл бу җәһәттән потенциаль куркыныч тудыра. Аларны җирдә калдырырга һәм 30 метрдан да ким булмаган арага китәргә кирәк.

Шарлы яшеннәр турында фәнгә әле бик аз билгеле. Аны ачык урында күрсәгез, әкрен генә, кискен хәрәкәт ясамыйча, еракка китегез. Әгәр бүлмәдә булсагыз, әкрен генә чыгу юлын карагыз. Идәнгә ятыгыз, өстәл яки карават астына качыгыз һәм көтегез. Шарлы яшенне куарга тырышмагыз, чөнки предметлар белән бәрелешкәндә ул шартлый. Шарлы яшен шартлаганнан соң янгын башланырга мөмкин.

 

 

 

Артур Галин.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: