Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
11 август 2022, 15:15

Сак булыгыз - кош гриппы

Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы – кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә

Сак булыгыз - кош гриппы
Сак булыгыз - кош гриппы

Сак булыгыз - кош гриппы

Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы – кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә.

Кош гриппы вирусының төрле штаммнары бердән өч төргә кадәр булган кошларны зарарлый ала, бу исә шактый икътисадый зыян китерә дигән сүз. Күчмә кошлар, аеруча кыргый үрдәкләр, табигый резервуар булып тора, йорт үрдәкләреннән аермалы буларак, аларның грипп вирусына карата тотрыклылыгы югары. Авыруның төп күчү юллары – азык яки су аркылы, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булганда һава – тамчы юлы белән дә.

Вирус нейтраль дымлы тирәлектә (сулыкларны да кертеп) һәм туңдырылган хәлдә дә бик чыдам, әмма җылытуга (кыздыру) һәм йогышсызландыру агентлары тәэсиренә бик сизгер.

Кош авыруының билгеләре: югары тән температурасы була, хәрәкәтләре авырлаша (дискоординация), башын артка ташлый, селеккәләп, башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, диарея.Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.

Кош гриппы профилактикасы өчен йорт хуҗалары түбәндәгеләрне эшләргә тиешләр: кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында хәбәр итәргә. Белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләү буенча чаралар кабул итәргә; йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча су кошлары белән контакт булдырмаска. Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк: атнага 2-3 тапкыр чистартылган бинаны һәм инвентарьларны (соскычлар, себерке) 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе һәм 3% лы хлорлы известь эремәсе белән эшкәртергә. Кетәклекне дезинфекцияләгәннән соң, куначаны һәм ояларын яңа гына сүндерелгән известь белән ике тапкыр агартырга (берәр сәгать ара белән) кирәк. Кош абзарына һәм азык саклау биналарына кыргый кошлар үтеп кермәсен өчен тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр (сетка) куярга кирәк. Азыкны кыргый кошлар кермәслек, су үткәрмәүчән савытларда саклау таләп ителә. Ашатыр алдыннан калган азыкны кайнатып чыгарырга; декоратив һәм йорт кошларын гриппка каршы вакцина ясалган һәм ветеринар документлар булганда гына сатып алырга кирәк.

Альберт Мөхәммәтҗанов,

“Илеш ветеринария станциясе” ДБУның ветеринария врачы- эпизоотологы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: