Маяк
0 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Игътибар!
28 август 2025, 14:51

Автобуслар яңа уку елына әзер

Яңа уку елына балаларны йөртүче автобуслар торышы тикшерелде

Автобуслар яңа уку елына әзер
Автобуслар яңа уку елына әзер

Агымдагы елның 12 августыннан 12 сентябренә кадәр «Игътибар - балалар!» акциясе үтә. Аның максаты - юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау. Район үзәгендә әлеге акция чикләрендә һәм белем бирү учреждениеләренә йөрү маршрутларында хәвефсез шартлар тудыру максатында ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан мәктәп автобусларының техник торы
шы тикшерелде.

Яңа уку елы алдыннан юлларда хәрәкәт хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелә. Профилактик чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә генә түгел, ә яшь пассажирлар йөри торган транспортның торышына да юнәлдерелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре район мәгариф идарәсе автопаркының
торышын тикшерде. Транспортны тикшерү барышында йөрү өлешенең, тормоз системасының техник торышына, хәвефсезлек каешларының төзек
булуына, салонның комплектлашуына һәм руль механизмының төзеклегенә игътибар бирелде.

Әгәр җитешсезлекләр булса, автомобиль техник карауларны үтми, машина йөртүчегә аларны бетерү өчен 20 көн бирелә. Шул рәвешле, автобусны яңадан техник карау өчен алып килергә кирәк була. Урында хәл ителә торган җитешсезлекләр беренче таләп буенча бетерелә.

Гомумән, техник карау мәктәп автобусларының уку елы башына әзер булуын күрсәтте. Машина йөртүчеләр белән җентекле инструктаж үткәрелде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобус водительләренә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат исләренә төшерде. Аларның һәркайсы руль артында кечкенә пассажирлары өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә җаваплы.

Хөрмәтле водительләр, ата-аналар. Балаларга игътибарлы булыгыз. Юлда аларга үзегез өлге күрсәтегез. Закон белән билгеләнгән нормаларны бозмагыз.

Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас