-9 °С
Болытлы
Мине иң дулкынландырганы - Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасы коллективының, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарының миңа, яугир иптәшләремә, гуманитар ярдәм йөзеннән кирәк-ярак әйберләр әзерләп җибәрүләре булды. Аларга изгелекләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, балаларга бәхетле киләчәк телим. Мин игелекле якташларым белән горурланам. Без, яугирләр, үз чиратыбызда, куелган бурычны үтәп, һичшиксез, җиңү белән кайтырбыз.
Зур хөрмәт белән, «Аза».