Бу игелекле эштә авыл советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре, шулай ук биләмәнең битараф булмаган кешеләре актив катнашты. «Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын», – ди изге күңелле райондашларыбыз.
Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче тапкырдан килеп тә чыкмаска мөмкин, кайвакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле илешлеләр интернет челтәреннән карап өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр.
Бүгенге көндә мәдәният учагында эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.