Үзебезнекеләргә фронтта…
«Башкортстан үзенекеләрен ташламый» дигән гыйбарә күптән инде киң таралыш алды. Фронттагы сугышчылар Башкортстанның үз егетләре турында зур хәстәрлек күрүен, кирәкле әйберләр белән даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүен, ә өйдә яугирләрнең гаиләләренең бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын яхшы белә. Күп кенә хәрби хәбәрчеләр дә Башкортстанның фронтка һәм сугышчыларга ярдәме илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләде.
Без илдә беренче булып 2022 елда гуманитар конвой озаттык, ә алар барлыгы 144 булды. Моннан тыш, алгы сызыкка кирәкле әйберләр белән посылкаларны бөтен республикадан предприятиеләр, муниципалитетлар, битараф булмаган гражданнар даими рәвештә озата. Донбасста якташлары янында булмаган бер генә район хакимияте башлыгы да юк. Башкортстан гуманитар ярдәм китерүнең үз системасын булдырды: ЛХРда безнең логистик үзәк эшли, анда ярдәм заявкалар һәм ихтыяҗлар буенча бүленә.
Безнең табиблар чиратлап СВО зонасына солдатларга да, урындагы халыкка да ярдәм күрсәтергә бара, анда хәтта тешләрне дәвалау өчен заманча стоматология модулен дә китергәннәр. Безнең хатын-кызлар отрядлары СВО зонасындагы хәрби госпитальләрдә эшли, яралыларны карарга ярдәм итә.
... һәм тылда ярдәм итәбез
Биредә, тылда, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 40тан артык ярдәм чарасы эшләнде, алар шифаханәләрдә бушлай дәвалануны, балаларга белем бирүне, кайбер салымнардан азат итүне, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Бер генә хәрби хезмәткәрнең гаиләсе дә игътибарсыз калмый.
Радий Хәбиров бу процессны шәхсән үзе контрольдә тота, ул берничә тапкыр махсус операция зонасында, алгы сызыкта булды, яугирләрнең проблемалары һәм шатлыклары турында үзләреннән ишетү өчен алар белән даими аралаша.
Контракт хезмәте
Башкортстан контракт хезмәтенә җыюны оештыру, халык белән патриотик һәм аңлату эшләре алып бару буенча да үрнәк күрсәтә. Мобилизацион әзерлекне тиешле дәрәҗәдә оештыру ыгы-зыгы булдырмаска ярдәм итте, ә соңыннан безнең республика илне якларга әзерлеген эш белән исбатлады. Иреклеләрдән республикада хәзер данлыклыга әйләнгән Салават Юлаев, генерал Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге «исемле» башкорт батальоннары, ә соңыннан «Башкортостан» мотоукчылар полкы оештырылды. Республикадан иреклеләр агымы бүген дә кимеми.
Сугышчыларны тыныч тормышка әзерлибез
Республикада СВОда катнашучыларны тыныч тормышка адаптацияләү системасын да актив үстерәләр. Бу юнәлештә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы зур эш алып бара. Оборона министры урынбасары, дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Башкортстанда фонд эшен оештыру тәҗрибәсе, аерым алганда, берьюлы берничә шәһәрдә ярдәм үзәкләрен ачу уникаль һәм нәтиҗәле, шуңа күрә аны башка төбәкләргә дә таратачаклар, дип белдерде.
«Геройлар вакыты» федераль проекты рәвешендә Башкортстанда «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы эшли башлады. Әлеге программа буенча СВОда катнашучылар арасыннан предприятиеләрдә, оешмаларда, төрле дәрәҗә власть органнарында эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкләр. Беренче атнада ук 1000гә якын кеше анда катнашуга заявка биргән, бу аның таләп ителгән булуы турында сөйли. Радий Хәбиров төбәк җитәкчеләреннән беренче булып хәрби бурычларын үтәү барышында аерылып торган СВОда катнашучыларны җаваплы постларга билгели башлады һәм киләчәктә дә моны эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Ул шәхсән программада катнашучы берничә кешенең остазы булачак һәм аларны дәүләт идарәсе нечкәлекләренә өйрәтәчәк.
Өч ел буе дәвам иткән махсус хәрби операция безнең тормышыбызга ныклап кереп, безнең барлык кыйммәтләребезгә, омтылышларыбызга һәм планнарыбызга төзәтмә кертте.
Бүген районыбыз хәрбиләре башка сугышчылар белән бергә дошманга каршы армый-талмый көрәш алып бара.
Әлбәттә, без сугыш хәрәкәтләренең тизрәк тәмамлануына, якташларыбыз үз гаиләләренә, эш урыннарына кайтачакларына һәм тыныч тормышка җайлаша алачакларына ышанабыз.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы:
- Уртак тырышлык белән без сугышчыларыбызга ярдәм итүне дәвам итәбез, СВО зонасына гумконвойлар оештырабыз, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәбез. Гуманитар ярдәм җыюда оешма-учреждениеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективлары, эшкуарлар, җәмәгать оешмалары, район халкы, якташлар һәм районнан чыккан шәхесләр катнашты. Махсус хәрби операция зонасына 28 гуманитар конвой җибәрелде, 33 автомобиль, 2 мотоцикл, тәгәрмәчле 4 мунча, азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, генераторлар, бензин пычкылары, төнге күрү приборлары, шәхси гигиена чаралары һәм гомум авырлыгы 140 тоннадан артык булган башка бик күп әйберләр озатылды.
"Ватанны саклаучылар" фондының төбәк филиалы социаль координаторы Ләйсән ЛАТЫЙПОВА:
- МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле мәсьәләләрне хәл итүдә Башкортстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары сизелерлек ярдәм күрсәтә.
Без кешеләр мөрәҗәгать итә торган төп мәсьәләләрне - ярдәм чараларын билгеләү, документлар рәсмиләштерү, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле федераль һәм төбәк түләүләре, яралану һәм гарипләнү буенча түләүләр, юридик, медицина һәм психологик ярдәм, шифаханә курортта дәвалану, мәгариф учреждениеләрендә ташламалар, хәбәрсез югалган МХОда катнашучыларны эзләүдә ярдәм итәбез.
“Көмеш волонтерлар. ЛФК-Илеш” төркеменең башлап йөрүче актив ветераны Римма ХӘЛИУЛЛИНА:
- Район үзәгендә яшәгән ветераннарыбыз “Көмеш волонтерлар. ЛФК-Илеш” әгъзалары һәм мәктәп укучылары белән берлектә “Без бергә” акциясенә актив кушылып, оком шәмнәре ясый башладык. Аны махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләр куллана. Ул 8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән.
Без үзебез арасындагы ватсап төркемендә белдерү урнаштырдык. Анда авыл халкыннан буш калай банкалар һәм балавыз белән ярдәм итүләрен сорадык, шулай ук шәм кисәкләре дә кирәк булуын хәбәр иттек. Барлык кирәкле материалларны җыйгач, бергәләп шәм ясый башладык. Хәрбиләр өчен шәмнәр бик мөһим. Окопта бу лампочка да, плитә дә, кечкенә мич тә булып тора.
Шулай ук без маскировка челтәрләре дә үрәбез. Бу мөһим җайланма безнең яклаучыларга катлаулы шартларда күренмичә калырга ярдәм итәчәк.
Бердәмлегебезне һәм иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтеп, без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз һәм уртак җиңүебезгә ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез.