Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 апрель 2025, 13:00

Изге ният белән берләшеп

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә безнең авылдан 5 якташыбыз катнаша.

Изге ният белән берләшеп
Изге ният белән берләшеп

Югары Манчар халкы да райондашларыбыз кебек, ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләрен үрүгә керештек. Маскировка челтәренә материалларны халыктан (15 мең), Илшат Фәтхелисламовтан (5 мең) җыелган акчаларга алдык. Һәркем әлеге изге эштә теләп катнашты, челтәр ясауга тырышлыгын салды. 12 метрлы ике сетка үреп тапшырдык.

Шулай ук яугирләребезгә авылыбызның уңган хуҗабикәләре кисеп, киптереп, контейнерларга салынган өй тукмачлары, көндәлек көнкүреш әйберләре, киемнәр, ашамлык продукцияләре озатылды.

Һәр эштә ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга Игмәт авыл советы авыл биләмәсе хакимияте рәхмәт белдерә.

Тизрәк бу аянычлы көннәр туктасын, ир-егетләребез исән-сау кайтсын. Бөтен илгә тынычлык урнашсын.

Гүзәлия ИСМӘГЫЙЛОВА. Югары Манчар авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас