Китапханә укучылары күңелендә җылы уй тапкан китапның төп героинясы - ерак бер башкорт авылыннан 72 яшьлек хатын. Ул очраклы рәвештә узган гасырның 90 еллары уртасындагы Чечен конфликты әйләнешенә эләгә. Күпне күргән, күпне кичергән, фаҗигале язмышлы Хәят апа батыр, көчле шәхес булып чыга. Аның мәхәббәте, ана кайгыртуы, вакытында ярдәмгә килә белүе оныгы Таһирны табарга һәм аны әсирлектән коткарырга булыша.
Конференциядә катнашучылар Ф.Г.Хәбибова, Р. Ә. Шаһиева, Х.Н.Галләмова, Ф.З.Хәертдинова, Р.В.Васикова, З.Г.Камалетдинова үзләренең эчтәлекле чыгышларында Хәят апа образын ачтылар, Гелисхан, Касьянов, Килмәмәтов, Фатыйма, Соболев персонажларына да үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Хәят апа – башкорт хатын-кызларының җыелма образы, алар катлаулы шартларда үзләренең йөрәкләре һәм җаннары кушуы буенча эш итәләр.
«Нәнәй» повесте гадәти булмаган сәхнә әсәре, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар, әлегә кадәр аның татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителмәвенә гаҗәпләнеп.
Очрашу барышында күңелгә якын җырлар җырланды, солдат аналарына багышланган шигырьләр укылды.
Авылның хөрмәтле кешесе, динне үз иткән Лилия апа Гәрәева яугирләргә сугышчыларга, сакчыларга багышланган дога укыды, рухи ныклык, сәламәтлек теләде.
Укучылар арасында җанлы әңгәмә, кызыклы фикер алышуны оештыручы, шулай ук язучы Марат Муллакаев белән танышуыбыз өчен китапханәче Рәсилә Батыргәрәевага рәхмәт белдерәбез. Укучылар конференциясе безнең өчен катнашучыларны күңел түренә кадәр кузгаткан, үткәндәге һәм безнең замандагы мөһим мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр иткән чара булды.
Зөмәрә КАМАЛТДИНОВА, Этәй авылы.