Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
14 сентябрь 2025, 15:00

Яугирләргә – өй токмачы

Туган җирләреннән еракта Украина илендә яу кырындагы солдатларга ярдәм итәргә теләп, Этәй авылының уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырды. Илешлеләр илебез сагында торган ир-егетләргә һәр яклап ярдәм итә – маскировкалау челтәрләрен үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, токмач кисәләр, бавырсаклар пешерәләр, оек-биялиләр бәйлиләр, акча җыеп хәрбиләргә кирәкле приборлар сатып алалар һ.б. Гомумән, һәр кем хәленнән килгәнчә бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.  

Яугирләргә – өй токмачы
Яугирләргә – өй токмачы

Этәй авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Эльвина Солтанова инициативасы белән бер төркем хатын-кызлар МХОда катнашучы авылдашларыбызга токмач кисеп җибәрүне оештырдык. Авыл йомыркасына “Бисмилла” әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Бу саваплы эшне авыл мәдәният йортына җыелып, догалар укып, изге теләкләр тели-тели башкардык. Бердәм булгач, эш җиңел барды.

Изге гамәлгә хезмәт ветераннары Сәрия Сәрвәрова, Фәния Йосыпова, Рәсилә Батыргәрәева, Гыйльминур Хәйруллина, ветеран укытучылар Земфира Сибәтова, Фәйрүзә Хәбибова, Гөлназ Кәбирова (мин), яшь хуҗабикәләр Энҗе Габидуллина, Венера Хәертдинова, Лена Наҗарова бик теләп кушылды. Мәмдүдә Шәймәрданова, Халидә Дадаева, Эльмира Йосыпова йомырка һәм он белән тәэмин итте. Кул җылысын да, күңел җылысын да кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч бирсен иде.

Гаиләреннән аерылып китеп, ут яңгыры астында үлем күзенә карап яшәргә мәҗбүр ул солдатлар кемнәрнеңдер газиз уллары, әтиләре абый-энеләре бит. Аларга бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим, бу аларга көч өстәр. Теләкләребез бер – хәрбиләр туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.

Гөлназ КӘБИРОВА. Этәй авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас