Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
28 октябрь 2025, 10:10

Башкортстанда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 54 төбәк чарасы бар. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла – мәгариф, медицина ярдәме, социаль яклау, эшкә урнаштыру, көнкүреш проблемаларын хәл итү.

Башкортстанда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә
Башкортстанда 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә

Өйләренә кайтучылар – аерым игътибар үзәгендә. Аларга сәламәтлекләрен яхшыртырга, яңадан укырга, күңелләренә хуш килерлек шөгыль табарга мөмкинлек бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да игътибар үзәгендә. Алар өчен туклану, белем бирү, үсеш өчен мөмкинлекләр һәм башка ярдәм чаралары каралган.

“Өйләренә кайтучыларга аерым игътибар. Без аларга сәламәтлекләрен яхшыртырга, яңадан укырга, күңелләренә хуш килерлек шөгыль табарга мөмкинлек бирәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын кайгыртырга тырышабыз. Әтиләре, ә кемнеңдер әниләре Ватанны саклаганда, алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаска тиеш. Туклану, мәгариф, үсеш өчен мөмкинлекләр – без алар өчен эшли алырлык бик азы гына”, – дип билгеләде БР Башлыгы Радий Хәбиров.

Исемлек тулыланып тора. Ярдәм чараларының тулы исемлеге белән танышырга мөмкин:  https://www.bashinform.ru/news/svo/2025-07-28/radiy-habirov-poprosil-byt-otvetstvennym-v-podderzhke-uchastnikov-svo-4329437.

Фото чыганагы: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас