Авыл халкы, һәрвакыттагыча, бердәмлеген һәм мәрхәмәтлелеген күрсәтә: акча җыя, маскировка челтәрләре үрә, мичләр һәм окоп шәмнәре ясый, кирәкле техника җибәрә.
Хәзерге вакытта якташларыбызга чираттагы финанс ярдәм җыю эше дәвам итә. Кече Ватаннан читтә яшәүчеләр дә битараф түгел — алар да күңел җылысын һәм ярдәмен кызганмый. Аеруча «Илишстроймаркет» кибете җитәкчесе, шәхси эшкуар Марат Мизхәт улы Миргариповның өлешен билгеләп үтәсе килә. Ул якташларыбызга 82 000 сумлык дизель генератор бүләк итте. Моңа кадәр дә ул ярдәм акцияләрендә актив катнашты - СВО зонасына УАЗ автомобиле һәм башка кирәкле техник җиһазлар җибәрде.
Кужбахты авыл советы исеменнән Марат Миргариповка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Якташларыбызның «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия акциясенә актив кушылуларына ышанабыз.
Рамилә НУРГАЛИЕВА. Кужбахты авылы.