Кужбахты урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илүзә Вайсеева үз укучыларында Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан кызыклы һәм әһәмиятле эш оештырган. Ул балаларны Ватанны саклаучылар өчен маскировка челтәрләре үрергә өйрәтә.
Кужбахты авыл советы халкы бүген махсус операция зонасындагы хәрбиләргә мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша. Кемдер җылы оекбашлар һәм перчаткалар бәйли, кемдер блиндаж шәмнәре ясый, азык-төлек җыя, мичләр һәм маскировка челтәрләре эшли. Авыл мәктәбе укучылары да бу изге эштән читтә калмаган: алар эчтәлекле хатлар яза, «Яхшылык талисманнары» ясый, ә 3нче сыйныф укучылары инде үз куллары белән саклагыч челтәрләр үрә.
Илүзә Биргалиевна, тормыш иптәше белән бергәләп, челтәр үрү өчен махсус шаблоннар һәм җайланмалар ясап чыгарган. Хәзер инде аның укучылары һәр тәнәфестә, бер минут вакытны да әрәм итмичә, саклагыч пәрдәне үрү эшенә үз өлешләрен кертә.
Педагог сүзләренчә, маскировка челтәре үрү – катлаулы булмаса да, күп вакыт һәм түземлек таләп итә. Алты метрлы бер челтәрне әзерләү өчен берничә көн кирәк. Әмма бу авырлыклар балаларны куркытмый – алар өчен алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү үзе бер зур шатлык һәм горурлык.
Балалар аңлый: алар үргән челтәрләр хәрбиләргә дошман күзләреннән техниканы, инженерлык корылмаларын һәм үзләрен яшерергә ярдәм итәчәк, бәлки кемнеңдер гомерен дә саклап калачак. Шуңа күрә һәр күзәнәгенә алар үз йөрәк җылысын, игелеген һәм мәхәббәтен сала.
Менә шундый кечкенә куллар белән үрелгән игелек пәрдәсе – теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак саклану чарасы.
Лилия ЙОСЫПОВА.