Волонтёрлар штабы эшчәнлеге нәтиҗәсендә гуманитар йөкләрне җыю һәм тапшыру югары оешканлык белән башкарыла. Районның оешма-учреждениеләре, төрле авыллардан актив гражданнар хәрбиләребез өчен иң кирәкле әйберләрне юллый.
Искәндәр Кадыйров (Төйлегән авылы) хәрби техника өчен ике тәгәрмәч тапшырды. Дөмәй авыл советы халкы үз куллары белән маскировка челтәре ясап бирде. Олег Гаврилов (Югары Яркәй авылы) «Ахиллес» кушаматлы сугышчыга 55 мең сумлык көчле бензогенератор бүләк итте. Исәмәт авыл советы 5 маскировка челтәре һәм йокы капчыклары юллады. Кужбахты авыл җирлеге халкы 3 мич, 30 окоп шәме, 21 кг бал, 10 пар перчатка һәм маскировка челтәре тапшырды. Альбина Хәертдинова һәм Таңсылу Мөхәммәтова кондитер ризыклары белән сугышчылар күңеленә җылылык өстәде.
Дүртөйле районының “Башкиравтодор” АҖ Илеш участогы коллективы савыт-саба, инструментлар җыелмасы, полиэтилен плёнка, барлыгы 50 мең сумлык кирәк-яраклар юллады.
Маргарита Бимәтова (Дүртөйле шәһәре) яралылар өчен 10 төргәк подгузник тапшырды.
Югары Яркәйдән Ландыш һәм Рәмил Габдуллиннар гаиләсе штабка 73 мең сумлык махсус коляска китереп, шушы көннәрдә ул сугышта аягын югалткан Дөмәй авылы сугышчысына тапшырылды.
Илеш районыннан чираттагы — 34 нче гуманитар конвой юлга чыкты. Район халкы һәм оешмалары көче белән 7 тоннадан артык йөк җыелып, 6 төрле юнәлеш буенча җибәрелде. Конвой составында иң кирәкле әйберләр бар: ике “Нива” автомобиле һәм прицеп, өч генератор, бензопилалар, буржуйка-мичләр, шулай ук азык-төлек, медикаментлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары.
Һәр җибәрелгән әйбер – ул халыкның күңел җылысы, ихлас ярдәме билгесе. Без беләбез: өйдән юлланган һәр вак-төяк тә авыр фронт көннәрен җиңеләйтергә, якташларыбызга җылы һәм ышаныч өстәргә сәләтле.
Без һәрвакыт сугышчыларыбыз белән бергә. Аларның батырлыгы белән горурланабыз, ә безнең ярдәм – йорт белән фронтны тоташтыручы өзлексез җеп.
Бу игелекле гамәлләр безне берләштерә, йөрәкләрдә горурлык, ышаныч һәм бердәмлек хисләре уята. Якташларыбыз, район халкының җылы сүзен һәм ярдәмен тоеп, фронт сызыгында нык тора, Ватанны саклый.