Әниләр көне бәйрәме уңаеннан укучылар махсус хәрби операция зонасындагы «Старый» позывнойлы хәрби гаиләсендә булды.
Хәрбинең тормыш иптәше Рәфинә Әмин кызы балаларны җылы каршы алды. Ул тормыш иптәшенең «Маяк» хуҗалыгында, ә соңгы елларда авыл мәдәният йортында оператор булып эшләве турында сөйләде. Шулай ук ул үзенең медицина өлкәсендә һәм мәктәптә эшләгән елларын җылылык белән искә алды. Күркәм гаилә өч бала тәрбияләп үстергән.
Балалар, үз чиратында, нинди изге эшләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Һәр укучы үз куллары белән ясалган, чын күңелдән теләкләр язылган чәчәк бүләк итте. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. Гарифуллина һәм башлангыч сыйныф укытучылары СВОда катнашучының гаиләсенә зур рәхмәт белдерде һәм хәрби хезмәткәрнең тизрәк җиңү белән кайтуын теләде.
Әлфия ХӨСӘЕНОВА. Дөмәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.