Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
1 февраль , 13:00

Кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез!

Гыйнварның соңгы җомгасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт Җыелышы - Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады. Анда төбәк Башлыгы махсус хәрби операция үткәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Район халкы Башкортстан Башлыгының Юлламасы турында фикерләре белән уртаклаша.

Кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез!
Кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез!

Илфат Тимерзаһит улы Билалов, яугир-интернационалист, табиб-терапевт. Башкортстанның атказанган табибы:

-  Республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хабиров үзенең юлламасында безнең төп максатларыбызның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләүгә ярдәм итү – дип ассызыклады.

Безнең, медиклар өчен үзенчәлекле миссия. Республика дәрәҗәсендә ярдәм системасының ничек төзелүен күрәбез: сугыш ветераннарының Республика клиник госпитале инде Русиядә иң яхшысы дип танылды. Шулай ук Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен заманча үзәк барлыкка киләчәк. Ул «Талкас» шифаханәсе базасында ачылачак.

Район үзәк дәваханәс коллективы исеменнән ышандырасым килә: без бу системаның мөһим өлеше булып торабыз. Безнең ишекләр махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр - демобилизацияләнгәннәре һәм хәрби хезмәттәгеләре өчен һәрвакыт ачык. Сезгә консультация, диагностика, дәвалау һәм кирәкле белгечләргә юнәлтү бирәчәкбез. Безнең батырларыбызның сәламәтлеген ныгыту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас