

Яугирләребез, Восток авылыннан Рәүф, Югары Яркәйдән «Закир» Ватаныбыз чикләрен саклау буенча куелган бурычларны намус һәм лаеклылык белән үти.
Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау һәм тергезү буенча хәрби һәм башка операцияләрне башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен Рәүф Русия Федерациясе Президенты Указы белән II дәрәҗә «За храбрость» һәм «За отвагу» медальләре, Югары Яркәйдән «Закир» кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы яугиребез II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бу - хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен якташларыбызга хаклы рәвештә бирелгән бүләкләр.
Бу бүләкләр-шәхси казанышларны тану гына түгел, ә барлык хәрби хезмәткәрләребезнең ныклык һәм батырлык символы да. Без арабызда Рәүф һәм Закир кебек геройларның булуы белән горурланабыз, аларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм Ватанга тугрылыгы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.