

Райондашларның барысы да, кечедән алып өлкәннәргә кадәр, солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыюга кушыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, учреждениеләр һәм оешмалар, пенсионерлар һәм яшьләр үз өлешләрен кертә. Районда яшәүче һәркем безнең сугышчыларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Райондашларның барысы да, кечедән алып өлкәннәргә кадәр, солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыюга кушыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, учреждениеләр һәм оешмалар, пенсионерлар һәм яшьләр үз өлешләрен кертә. Районда яшәүче һәркем безнең сугышчыларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Тыпый авылында махсус хәрби операция уздыру зонасында булган яугирләр өчен тәмле чәкчәк әзерләгәннәр. Фәнис Сәфиуллин оныгы белән сугышчыларга 59 банка бал бирде. Түбән Яркәй авылыннан Айдар Вәлиев та читтә калмады һәм штабка 25 пар җылы перчатка, 10 пар оекбаш, 10 салфетка һәм аптечка тапшырды. Бу Ватаныбызны саклаучылар турында кайгыртуның мөһимлеген ассызыклый һәм әлеге әйберләр сугышчыларыбызга кышкы кырыс шартларда ярдәм итәчәк. Чираттагы гуманитар ярдәмне җәмәгать һәм район суды коллективлары күрсәтте. Анда - чылбыр үткенләү станогы, бораулау, кисү түгәрәге, почмаклы шомарту машинасы, 11 904 сумлык кораллар җыелмасы.
Инструментлар-алгы сызыкта алыштыргысыз элемент, бу файдалы әйберләр безнең батыр яклаучыларыбызның көндәлек хезмәтендә тугры ярдәмчеләр булачак.Кужбахты “Ак тирәк” халык фольклор коллективы 9 ел уңышлы эшләпкилә, аның белән Зәйтүнә Шәрифҗанова җитәкчелек итә. Шушы көннәрдә коллектив ике сәгатьлек программа белән авылларда хәйрия концерты оештырды һәм җыелган акчага ике безопила һәм инструментлар җыелмасы алып,ярдәм җыю штабына тапшырдылар.Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә ала. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.