

Радик 1985 елның 21 сентябрендә туа. Башта авылда белем ала, арытаба район үзәгенең икенче урта мәктәбенә күчә. Тугызынчы сыйныфтан соң, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри лицейга авылхуҗалыгы производство мастеры белгечлегенә укырга керә һәм кызыл Диплом ала. Хезмәт юлын биредә үк физрук булып башлый. Спорт яратучы, көчле ихтыярлы, үҗәт егет 2006 елда хәрби хезмәтне Свердловск өлкәсендә хәрби разведкада өлкән связист буларак үтә. Бер елдан соң, контракт төзеп, тагы 2 ел хезмәт итә. Контракт вакыты узгач Радик туган якларына кайта.
Тынгы белмәгән кыю егет 2013-2015 елларда янә контракт төзеп, хезмәткә юллана. Бу чиратта ул Курск өлкәсе, Суджада командировкада була, 20132014 еллардагы Евромәйдандагы ыгызыгыларында ул хезмәт иткән зенитракета бригадасы уку-хәрби заданиеләр үти.
Украина тарафыннан сигез ел дәвамында геноцидка дучар булган халыкны яклау өчен Донбасс җирендә махсус хәрби операция башлангач, башкортстанлылар да анда катнашырга теләк белдерде, кулларына корал алырга мәҗбүр булды. Шул рәвешле, илдәге вәзгыятькә әрнеп, җанына урын таба алмыйча, Р.Габбасов 2023 елда махсус хәрби операциягә китә.
– Илдә шундый хәлләр булганда, тынычлап өйдә ята алмадым. Башкалар белән бергә булырга тиешмен, дигән фикергә килдем. Әйе, бу уен кыры түгел. Монда һәрвакыт алны-артны карап йөрергә, иптәшләреңә терәк булырга, уяулыкны югалтмаска кирәк. Яу яланында бар һөнәрне дә үзләштерәсең, кирәк булгач, һәрнәрсәгә өйрәнәсең икән ул. “Ватан” артиллерия бригадасының башкорт ирекле отрядында Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәрендә хезмәт итә башладым. Башта разведчикнаводчик булдым. Соңрак “Ураган” реактив артиллерия установкасында эшләдем, - дип сөйли кыю егет.
Док позывнойлы яугир Авдеевка, Красноуфимск шәһәрләрен алуда катнаша. Алгы сызыкка әзерләгәндә, фельдшер курслары үтү бик тә ярдәм итә үзенә. Махсус хәрби операциядә хәрби заданиене үтәгәндә Радик ике мәртәбә яралана, госпитальләрдә дәваланып, кабат сугышка китә.
-2024 елның декабрендә, заданиегә ярашлы, авыл читеннән дошманнар безнекеләргә керә алмасын өчен, участокны ашыгыч рәвештә ябарга кирәк иде. Шуңа күрә безне флангка җибәрделәр. Заданиене үтәдек. Әмма ул озакка сузылды. Өч көн булыр урында биредә ике атнага тоткарландык, - дип исенә төшерә яугир.
Биредә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Радик башына каты яра ала. Контузия, аяк-куллары туңып, сусыз өч тәүлек дигәндә көч-хәл белән безнең армия ягына килеп җитә. Яра алганнан соң, күзе тирән җәрәхәтләнә, ике операция эшләгәннән соң, батырны сәламәтлеге аркасында, 2025 елның мартында комиссовать итәләр.
- Махсус хәрби операция сугыш хәрәкәтләреннән генә тормый. Без тыл белән көчле. Бөек Ватан сугышы елларында да шулай булган. Без бүген – ил сакчылары. Бу – бик тирән мәгънәле һәм горур сүзләр. Туган йорт, авыл һавасы, әни пешергән ашлар, тәмле ризыклар сагындыра яуда. Көзге, кышкы чорда салкыннар тәнне генә түгел, җанны да өшетә кебек, элек кадере булмаган нәрсәләрнең кыйммәтен аңлыйсың, - ди Радик.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, гомерен илгә багышлаган һәркем батыр исемен йөртергә хокуклы. Райондашларыбызга уртак көч белән ярдәм җыеп җибәрүләре өчен рәхмәтле алар.
-Әлбәттә, сугыш яланында корал яисә аңардан саклану чаралары гына мөһим роль уйнамый. Алда әйтелгән фикерне куәтләп, шуны әйтәсем килә: без корал белән генә түгел, тылыбыз белән дә көчле булуыбызны һәрдаим тоябыз. Монысы, бәлки, мөһимрәктер дә. Бары тик Башкортстаннан озатыл ган гуманитар ярдәм генә дә йөзләрчә машина белән исәпләнә. Илешлеләрдән аерым килгән йөкне һәрвакыт диярлек район хакимияте җитәкчелеге шәхсән озатып бара. Район җитәкчесенең якташ яугирләр белән очрашуы, туган як сәламнәрен тапшыруы безгә көч бирде, - ди яугир.
Беренче көннәрдә яу яланында курку хисе булдымы, нинди авырлыклар белән очраштыгыз, дигән сорауга «Курку да юк, паника да булмады. Приказ бирелгән икән, син үтәргә тиеш. Авырлыклар булмады түгел, аларны да җиңәргә өйрәндек. Безнең кулдан килгәннең барысын да эшләдек, – дип җаваплады.
Бүген хәрбиләргә якыннарының җылы теләкләре, догалары, аларның ышанычлары көч бирә. Бүген һәр сәгать, һәр минут кадерле. “Бердәм булсак, җиңү таңын тизрәк якынайтырбыз. Артка чигенергә хакыбыз юк. Якты таңнарны күрергә, аяз күк йөзе астында яшәргә һәр баланың хакы бар”, - ди алар. Әйе, кайда яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан, һәркемнең бәхетле, өмете һәм ышанычы булырга тиеш.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.