

Узган елда гына төркем тарафыннан 11320 чәй пакеты, 1300 коры душ, 6 килограмм сохари әзерләп тапшырылган. Маскировка челтәре үрүне 2025 елның ноябрендә башлаганнар. Бу эш өчен авыл хакимияте тарафыннан җылы бинадан урын бирелгән. Бүгенге көнгә яугирләргә 15 данә челтәр озатылган.
Шушы көннәрдә әлеге төркем Каша позывнойлы якташыбызга гуманитар ярдәм җыю оештырды. Уртак тырышлык белән алар 70 000 сумнан артык күләмдә медикаментлар, азык-төлек продуктлары, бензогенератор, маскировка челтәрләре әзерләгән. Волонтер Роза Шәйхелгалиева ул ярдәмне иярчен йөк белән җибәрүне оператив оештырган.
"Каша" позывнойлы сугышчы якташларыннан килгән гуманитар йөкне алган һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт белдергән.