

Батырлык, каһарманлык... Кешеләр бу сүзләргә һәрвакыт иң кыйммәтлесен салган. Изгелек, кешене ярату, Ватанны сөю һәр заманда да бәһаләп бетергесез булган. Кешенең башкарган эшләре эзсез үтми. Бүген батырлык һәм ныклылык өлгеләрен Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Русия армиясе хәрбиләре күрсәтә. Безнең заман геройлары үз бурычларын үтәгәндә, гомер белән үлем арасындагы хәлләргә эләгә. Аларның күбесе үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иптәшләрен, тыныч халыкны яклый, батырлык күрсәтә. “Физрук” позывнойлы райондашыбыз – шундыйлардан.
Ирек Насртдинов Югары Яркәй авылында туып-үсә. Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптән соң Бөре педагогия институтына юллана. Биредә физик культура һәм биология факультетында белем ала. 1998 елда хезмәт юлын Тыпый авылында физик культура укытучысы булып башлый. Арытаба Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә – физик культура укытучысы, беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә гер спорты буенча тренер-преподаватель булып эшли.
Ирек Валериевич җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары район, зона, республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар. “Физрук” позывноен очраклы гына сайламаган, чөнки фронтта да ул солдатларны спортны яратырга һәм яхшы физик формада булырга өйрәтә.
2023 елның августында үз теләге белән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хезмәтнең беренче көннәреннән үк Луганск Халык Республикасының сугышчан чиктәш кайнар нокталарының берсендә тора. Идарә ротасында элемтәче булып хезмәт итә. Батыр солдат дистәләгән катлаулы маршрутлар үтеп, элемтәне булдыру буенча төрле хәрби биремнәр башкара. Аның төп бурычы-командование һәм подразделениеләр арасында, шулай ук сугышчан төркемнәр эчендә тотрыклы элемтәне тәэмин итү. Бу оператив рәвештә көчләр белән идарә итәргә, боерыкларны тапшырырга һәм урыннардан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Элемтәче теләсә нинди шартларда мәгълүматны ышанычлы һәм өзлексез тапшыруны тәэмин итәргә тиеш. Ул даими күчеп йөрүче һәм ут куркынычы астында булган гамәлдәге бүлекчәләр составында эшли. Мондый шартларда элемтәчегә җиһазларның төзеклеген күзәтеп кенә калмыйча, вәзгыятькә тиз җайлаша белергә — дислокация урынын үзгәртергә, техниканы яңадан көйләргә һәм зарарланганнан соң элемтәне булдырырга кирәк. Әлеге бурычларны якташыбыз зур төгәллек, җаваплылык белән башкара.
“Физрук” үзенең сугышчан юлы, батырлыклары турында сөйләргә яратмый, ә эш-гамәлләре белән дәлилли. Лаеклы хезмәте һәм сугышчан батырлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Миңнегали Шәйморатов медальләре белән бүләкләнә.
Якташыбыз сугышчан заданиеләрнең берсендә аягына авыр җәрәхәт ала. Озак дәваланганнан соң яңадан СВО зонасына юллана. Батыр илешлегә уңышлар теләп, тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуын көтеп калабыз.
Лира ГӘРӘЕВА.