Маяк
+21 °С
Облачно

Йөрәктән үткән изгелек нуры

Тормышның иң матур битләре — ул кешеләр. Алар арасында якты йөзле, күңеле киң, кулы эшкә оста, изге гамәлләргә омтылучы шәхесләр бар. Менә шундый күркәм затларның берсе, минем апам - Роза Назыйф кызы Ракыйпова.

Йөрәктән үткән изгелек нурыЙөрәктән үткән изгелек нуры
Йөрәктән үткән изгелек нуры

Роза апа 1958 елда Югары Череккүл авылында дөньяга килә. Беренче белемне Череккүл башлангыч мәктәбендә ала. Соңыннан Югары Яркәй авылында сигезенче сыйныфка кадәр укый. Укытучы булырга хыялланып, Салават шәһәрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлегенә укып чыга. Диплом алгач, аны Ишкар авылына эшкә җибәрәләр. Шул көннән башлап апамның язмышы, гомере нәкъ менә шушы авыл белән бәйле. Гомер буе башлангыч сыйныфларда укыта. Читтән торып Уфада Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы — бу аның хезмәтенә лаеклы бәя.

Яшь укытучы Ишкарда үзенең тормыш иптәше Рәмил белән таныша. Алар матур гаилә коралар, өч балага гомер бирәләр: бүгенге көндә Ләйсән, Линар, Ләйлә — үзаллы тормыш алып бара, балалар үстерәләр. Роза апа белән Рәмил абыйның биш оныклары үсеп килә.

Роза апа эшләгән елларында бик актив тормыш алып бара. Мәктәп тормышындагы барлык чараларда катнаша, күп кенә сыйныфтан тыш эшләрне үзе оештыра. Ул балаларга белем һәм тәрбия генә биреп калмый, авылның мәдәният йортында оештырылган «Әхирәтләр» клубының да алыштыргысыз әгъзасына әверелә.

- «Әхирәтләр» төркеменә йөрергә бик яратам, — ди ул. - Аралашабыз, рәхәтләнеп сөйләшәбез, чәйләр эчәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Кайткач күңелләр ачылып китә, дөнья мәшәкатьләре онытыла, яшәргә дәрт алып кайтам. Баштарак төркемебездә вокаль гына иде, соңрак фольклор белән дә шөгыльләнә башладык. «Килен төшерү» фольклоры белән «Аваз» дигән бәйгедә катнаштык һәм Нефтекама шәһәрендә халык исемен яуладык. Ел саен бер фольклор күрсәтергә тырышабыз, К азанга барып, «Кәмит Җәвит» тапшыруында чыгыш ясадык..

Роза апа СВОдагы егетләребезгә ярдәм итү максатында, «Әхирәтләр» клубында йөргән иптәшләре белән тукмачлар кисеп, оекбашлар бәйләп, челтәрләр үреп, тушенкалар, салатлар эшләп җибәрәләр. Аның бу изге гамәлләре зур хөрмәткә лаек. СВО егетләренә ярдәм итү аның өчен бурыч та түгел, ә йөрәк кушуы. Бу изге эшләре өчен кадерле кешем Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Тырыш хуҗабикәнең йортында тәрәзә төбен гөлләр ямьли, өстәлдә тәмле ризыклар. Аның чиккән картиналары күз явын алып тора. Бакчасында матур чәчәкләр үсә, тәмле җимешләр мул уңыш бирә. Рәмил абый белән бергә изге юлга басканнар алар.

Авылда Роза апаны остаз гына түгел, ә чын мәгънәсендә, изге күңелле, ярдәмчел, шат күңелле кеше буларак беләләр. Аның кебек апалар - безнең авылларның горурлыгы, милләтебезнең якты йөзе.

Гөлнара ЛАТЫЙПОВА. Түбән Череккүл авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас