

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул санитария транспорты руле артында, һәм сугышчан көннәрнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Беренче булып яралы иптәшләренә ярдәмгә килә, аларны ут астыннан чыгара.
Бүген оператив штаб «Полевой»га автомобиль, азык-төлек һәм маскировка челтәрләрен тапшырды. Ә район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре йөкне генератор, инструментлар һәм кирәкле медикаментлар белән тулыландырды.
Шулай ук «Илеш РТП» җәмгыяте «Понти» позывнойлы иреклебезгә мотоцикл тапшырды. Бу предприятиедә «Понти» СВО зонасына җибәрелгәнче эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
Батыр һәм фидакарь якташларыбыз, һичшиксез, җиңү белән кайтачаклар, дип ышанабыз. Ә райондашларыбыз кулдан килгәнчә кирәк-яраклар, техника, җылы сүзләр һәм догалар белән ярдәм итәргә әзер.