Маяк
+17 °С
Ясно

«Җир көче» фестивале батырларны җыйды

Әлшәй районында «Җир көче» V төбәкара этномәдәни патриотик фестивале узды. Анда районнан «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторлары, хәрби хәрәкәт ветераннары һәм актив волонтерлар катнашты.

«Җир көче» фестивале батырларны  җыйды«Җир көче» фестивале батырларны  җыйды
«Җир көче» фестивале батырларны җыйды

– «Җир көче» фестивале – яугирләребез, якыннарыбыз өчен көч алу урыны. Бүген аларны бер урында җыеп, әһәмиятен күрсәтәбез, сорауларга җавап бирәбез, рәхмәт белдерәбез. Өченче ел рәттән безнең фестиваль махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлтелә. Чараны Русия халыкларының берлек елына һәм Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елына арнады. Фестиваль аларга Җиңү өчен көч һәм омтылыш бирер, дип ышанабыз, – дип билгеләде проект авторы, «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Фестиваль бик күп файдалы һәм мөһим мәйданчыклар җәелдерде. Биредә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә юридик, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелде. Балалар өчен күңелле һәм халык уеннары, яшьләр өчен белем бирү мәйданчыклары һәм волонтерлар форумы оештырылды. Һәркем үз белемен викториналарда тикшерде, мастер-классларда халык һөнәрләрен үзләштерде һәм вакытны файдалы итеп үткәрә алды.

Фестивальгә бар республикадан килгән көрәшчеләр өчен спорт төрләре буенча осталык дәресләре һәм ГТО нормативларын тапшыру оештырылды.

-Фестивальнең ярышлар программасына 463 катнашучы керде. Милли көрәштә дүрт авырлык категориясендә 38 батыр катнашты. Әлшәй районыннан Илмир садыйков абсолют чемпион булды. Греплинг, масреслинг, тупны капкага ыргыту, мини футбол, гер күтәрү, спортны, армрестлинг, ук ату, пычак ыргыту буенча үзен сынап карарга теләүчеләр күп булды. 100гә якын кеше үзләрен көчтә, тизлектә һәм сыгылмалылыкта сынап карады, ГТО нормаларын тапшырды, - ди мәйданчыкны оештыручы, Русиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зарипов.

Якташларыбызның уңышлары аеруча горурлык уята. СВО ветераны Рубен Хәсәнов уктан ату буенча ярышларда югары әзерлек күрсәтте һәм 2 урынны яулады. Аның төгәллеге, чыдамлыгы һәм җиңүгә омтылышы — үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк.

Улы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Эльмира Шәяхмәтова югары бүләккә — «Милләт анасы – хатынкыз» медаленә лаек булды. Ул бүген актив волонтер һәм күп кенә игелекле эшләрнең әйдәүчесе булып тора.

“Җир көче» фестивале яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү, буыннарның тарихи уртаклыгын, мәдәни мирасын күрсәтү өчен мөһим чара булып тора.

«Җир көче» фестивале батырларны  җыйды
«Җир көче» фестивале батырларны җыйды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас