

Башкортстанда Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләренә актив рәвештә хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Яңа төр гаскәрләргә ирекле рәвештә кушылучылар заманча технологияләрне үзләштерә, махсус әзерлек үтә ала.
Пилотсыз очкычлар белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерү процессы турында 2022 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында булган БПЛА расчёты җитәкчесе Андрей Горбунов сөйләде.
- Үзем дрон белән идарә итү күнекмәләрен ай ярым эчендә үзләштердем. Моңа кадәр танкист, механик, машина йөртүче булып хезмәт иттем.
Укыту бер ярым ай дәвам итә. Бу вакыт эчендә егетләр FPV-дронны җыярга һәм сүтәргә, эретеп ябыштырырга өйрәнә. Шулай ук бездә тренажёр буларак махсус симулятор бар.
Ике атна дәвамында очышлар ясыйбыз. Башта кечкенә коптерда очып китәргә, очарга һәм җиргә төшәргә өйрәнәбез. Аннары инде FPV-дрон белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерүгә керешәбез.
Шулай ук әкрен һәм тиз очарга, бер урында «эленеп» торырга өйрәнәбез. Минемчә, очарга теләгән һәркем моны булдыра ала. Иң мөһиме — каршы якка әкренләп якынлаша белергә өйрәнү.
Шулай ук дроннар ярдәмендә штурм төркемнәренә кирәкле әйберләр — азыктөлек, су, дарулар китерүне дә оештырырга мөмкин, - диде БПЛА расчёты җитәкчесе Андрей Горбунов.
Исегезгә төшерәбез, БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар 122 яки 8-917-760-07-09 телефоннары буенча шалтырата яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресына мөрәҗәгать итә ала. Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны контракт буенча хезмәткә чакыру турында башбат.рф сайтында белергә мөмкин.