Маяк
+20 °С
Облачно

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү районда актив оештырыла.

Үзебезнекеләрне ташламыйбызҮзебезнекеләрне ташламыйбыз
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Шулай ук алгы сызыкта торучыларга ярдәм итү белән беррәттән, безнең алда әһәмиятле бурыч тора — хәрби хәрәкәтләр ветераннарына тулы канлы тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү, аларны кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алу.

Ныклык һәм батырлыкның иң ачык мисалларыннан берсе - якташыбыз Мизхәт Мөзәмил улы Латыйпов. Ул эчке эшләр органнарында эшләгән, эшкуарлык белән шөгыльләнгән, ләкин 2022 елда, Ватан чакыргач, ныклы карар кабул итә һәм хезмәткә китә. Мизхәт Мөзәмил улы «Әхмәт» отряды составында хәрби бурычын намус белән үти.

Якташыбыз 2023 елның июлендә алгы сызыкта авыр яралана. Өч ел озак вакыт, әмма бу вакыт эчендә ветеран батырларча сәламәтлеге өчен көрәшә, яңадан беренче адымнарын ясарга өйрәнә һәм бирешми.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторлары район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин белән берлектә Мизхәт Латыйповка көндәлек тормышын җиңеләйтә торган махсус җайлаштырылган киемнәр тапшырды. Моннан тыш, якын арада аның торагын ветеранның махсус ихтыяҗларына яраклаштыруга керешәчәкләр - барлык тиешле үлчәүләр башкарылган инде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас