Маяк
+4 °С
Облачно

Дрон операторлары укулар уза

Пилотсыз технологияләр актив үсә, ә бу өлкә белгечләренә СВО зонасында ихтыяҗ бик зур, шуңа күрә Башкортстанда яңа төр гаскәрләргә сайлап алу дәвам итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дрон операторлары укулар узаДрон операторлары укулар уза
Дрон операторлары укулар уза

Күпләр өчен бу - Ватанны саклау белән беррәттән, киләчәктә гражданлык тормышында һичшиксез кирәк булачак ихтыяҗ зур булган һөнәр үзләштерү мөмкинлеге. Гаризаны «Защитник» үзәгендә бирергә мөмкин, әмма моның өчен катгый сайлап алу узарга кирәк: кандидатлар дроннарның төрләрен һәм алар белән идарә итү нигезләрен җентекләп өйрәнергә тиеш.

- Хәзерге вакытта бу — чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән һәм иң зур ихтыяҗ булган гаскәр төре. Пилотсыз гаскәрләр коры җирдә, һавада һәм суда пилотсыз аппаратлар кулланып хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен тәгаенләнгән, - диде контракт буенча сайлап алу пунктының өлкән инструкторы Айдар Гайкалин.

Русия Оборона министрлыгы операторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм сыгылмалы шартлар әзерләде. Хәзер контрактны нибары 1 елга төзергә мөмкин, бу һөнәрнең үзенчәлекләрен аңларга һәм белгечлекне эчтән өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Искәртеп узабыз, БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләренең берсе - хәвефсезлек дәрәҗәсенең югары булуы. Дрон операторлары сугыш бәрелеше сызыгыннан еракта эшлиләр.

Дошманның максатларын уңышлы юк итү өчен өстәмә түләүләр каралган — 50 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак һәм актуаль мәгълүматны башбат.рф сайтында, 122 яки 8-917-760-07-09 телефоннары аша алырга мөмкин. Шулай ук Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас