

Туган җиребезнең һәр почмагыннан СВО зонасына ярдәм агымы бер минутка да туктап тормый. Чөнки һәркем яхшы аңлый: фронт сызыгы безнең йөрәкләр аша үтә, ә җиңү тылның ныклыгына һәм бердәмлегенә бәйле.
Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре дә ярдәм итүдән читтә калмады. Алар үз көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, егетләребезгә җылылык һәм рухи таяныч өләшүне үзләренең изге бурычы итеп кабул итәләр. Аларның фидакарьлеге — аналар мәхәббәтенең һәм какшамас иманның күркәм үрнәге. Махсус хәрби операциядә газизләрен югалтканнар әлеге эшкә кемнеңдер кушуы буенча түгел, йөрәк кушуы буенча алынды.
-Улларыбызны,тормыш иптәшләребезне югалту бик авыр булды. Әле бит анда егетләребез ут астында, аларны ташларга ярамый. Сугыш барганын онытырга хакыбыз юк. Барлык райондашларга, ата-аналарга мөрәҗәгать итәм – кулыннан, хәленнән килгән һәр кем булышсын, үз өлешен кертсен иде. Андагы егетләребезгә һәр ярдәм бик тә кирәкле. Үзебезнең командага бик зур рәхмәтемне җиткерәм, киләчәктә дә мондый игелекле эшне дәвам итәрбез, барлык илешлеләр кушылыр дип өметләнәбез. Илләребез тынычланып, егетләребез исән-сау кайтсын иде – безнең иң зур теләгебез шул. Кечкенә генә ярдәм дә зур көчкә ия. Без бергә һәм җиңүгә кадәр, - диде үз чыгышында улы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак ана Эльмира Шәяхмәтова.
Атап әйткәндә, якташларыбызга якын арада җибәреләчәк гуманитар ярдәм составында-генератор, комплектлау детальләре белән бензопилалар, гигиена чаралары, эчке киемнәр, портатив газ плитәләре һәм баллоннар. Бу окопларда һәм блиндажларда көн саен кирәкле әйберләр.
-Солдатларыбыз үзләре элемтәгә чыгып, ихтыяҗларын әйтәләр, ә без халыкка мөрәҗәгать итәбез. Безнең ярдәм – адреслап, нәкъ менә солдатларыбыз сораганча җибәрелә. Егетләребез безнең ярдәмне һәм җылыны тоеп торсын иде, - ди район оператив штабы начальнигы Илдар Хөснетдинов.
Кыска вакытлы ялга кайткан Карабаш авылыннан Әсхать Саттаров барлык яугирләр исеменнән ата-аналарга, тол хатыннарга рәхмәтләрен әйтте:”Сезнең ярдәм бик тә кирәк, туган яктан җибәрелгән һәрнәрсә безгә кадерле, якын, көч өсти”, - диде ул.
Бу көнне чынлап та газизләрен югалткан ата-аналар, тормыш иптәшләре үзләренең изге гамәлләре өчен зур сөенеч кичерде. Алар киләчәккә план коруларын “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалында чәй табыны артында дәвам иттеләр. Биредә алар еш кунак булалар. Социаль координаторлар һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, кирәкле киңәшләрен бирә, төрле махсус хәрби операциягә кагылышлы яңалыклар белән таныштыра.
Бу көчле рухлы ата-аналар үз үрнәкләре белән тагын бер кат исбатлады: изгелек эшләргә теләгән кешегә каршылыклар юк, бары тик зур йөрәк һәм сабырлык кирәк.
Ә гуманитар ярдәмне туплап, ерак юлга кузгалган ир-егетләребезгә исән-имин йөреп кайтырга насыйп булсын. Махсус хәрби операция булган урынга барып җитеп, егетләребезне шатландырырга насыйп булсын.
Хөрмәтле райондашлар, бу изге эшкә бергәләп кушылыйк, Җиңүне якынайтыйк.
Гуманитар ярдәм түбәндәге адрес буенча җыела: Югары Яркәй авылы, Совет ур., 20 (Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте).
Автор: Лира Гәрәева.