Маяк
+23 °С
Облачно
Барысы да Жиңү өчен
11 Сентября , 06:10

БПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләр

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге яңа батальонның полигоннарында инструкторлар җитәкчелегендә сугышчылар симуляторларда күнегүләр ясыйлар, беренче очышларга әзерләнәләр, зачёт тапшыралар.

БПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләрБПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләр
БПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләр

Әзерлек вакытында курсантлар очу симуляторларын кулланалар, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга, дроннар җыярга, йөк ташлау механизмнарының сервоприводлары белән эшләргә, «кошчыкларны» көйләргә өйрәнәләр. Шуннан соң алар зачёт тапшыралар һәм беренче дроннарны күккә очыралар.

Аннары — имтихан. Анда сугышчылар теория буенча имтихан тапшыралар һәм дроннар белән идарә итә белүләрен практикада күрсәтәләр. Курсант программаны үзләштерә алмаган очраклар да була. Бу очракта укыту аның өчен шуның белән тәмамлана, ләкин ул батальонда кала һәм башка вазифада хезмәт итә.

Муса Гәрәев исемендәге батальонга гаризалар Уфада Октябрь революциясе урамы, 3 адресы буенча кабул ителә.

Кирәкле мәгълүматны 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-908-358-00-00, 8-995948-65-41 телефоннары аша алырга була.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас