

“Солтан” позывнойлы яугир Үрмәт авылы егете. Үрмәт урта мәктәбен тәмамлап Башкорт аграр-технология колледжында һөнәр үзләштерә. Арытаба Себер якларында эретеп ябыштыручы булып эшли. 2025 елның 9 декабрендә махсус хәрби операциягә контракт төзеп китә. Ә ил өчен катлаулы вакытта аны контракт төзергә патриотизм этәрә. “Без бу чорны лаеклы үтәргә тиеш. Туган илне без сакламасак, кем саклар? – ди яугир.
“Солтан” позывнойлы яугир — пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) системасы ротасында – элемтәче, алгы сызыктагы хәрбиләргә ышанычлы терәк булып хезмәт итә.
Красноярмейский шәһәре янында хәрби бурычларны үтәгәндә, дошманның артиллерия уты һәм FPV-дроннарының актив кулланылуы шартларында, якташыбыз батырлык һәм һөнәри осталык күрсәтеп, FPV-постларына һәм якын разведка расчетларына оптик элемтә линиясе суза. Өзлексез шартлаулар астында эшләп, ул кабель трассасын маскировкалауны һәм саклауны шәхсән тәэмин итеп, проблемалы участокларда элемтәне оператив рәвештә булдыра. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә бүлекчәләр белән идарә итү һәм артиллерия утын төзәтү бер минутка да тукталмый, бу исә саклану чикләрен уңышлы тотып калырга ярдәм итә. Яшь булуына карамастан , менә нинди кыю, батыр йөрәкле безнең якташыбыз. “Солтан” белән чиксез горурланабыз!
Райондашыбызга туган ягыбызга исәнсау кайтуын телибез. Әле синең, Алмаз, бу җирдә башкарырга тиешле эшләрең шактый – өйләнәсең, йорт саласың, балалар үстереп, нәсел дәвамчыларыңны калдырасың бар. Сине өйдә газиз әниең, ике абыең, игезәк сыңарың Ләйсән, туганнарың, авылдашларың көтә. Исән-сау кайт, солдат, дошманнарны җиңеп кайт!
Лира ГӘРӘЕВА.